Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Инфраструктура

Уртак йорт мәшәкатьләре

Торак милекчеләре ширкәтләре рәисләренең сөйләшер сүзләре күп иде. Гозерләрен дә район җитәкчелегенә җиткерергә ашыктылар алар. Соңгы тапкыр яз көне җыелган булганнар. "Моннан соң ай саен җыячакбыз. Нинди эшләр башкарылганын да барлаячакбыз, проблемаларны уртага салып сөйләшәчәкбез,"-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов. Мамадыштагы күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү киләсе елда да дәвам...

Торак милекчеләре ширкәтләре рәисләренең сөйләшер сүзләре күп иде. Гозерләрен дә район җитәкчелегенә җиткерергә ашыктылар алар. Соңгы тапкыр яз көне җыелган булганнар. "Моннан соң ай саен җыячакбыз. Нинди эшләр башкарылганын да барлаячакбыз, проблемаларны уртага салып сөйләшәчәкбез,"-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов. Мамадыштагы күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү киләсе елда да дәвам итәчәк. Район һәм шәһәр җитәкчелеге комиссия белән ике дистәгә якын йортны карап чыккан. Октябрь аена кадәр кайсыларын программага кертәсе ачыкланачак, сметалары төзеләчәк. Идарәче компания күптән түгел генә икегә бүленде: аннан исәп-хисап үзәге аерылып чыкты. Идарәче компания күпкатлы йортларга төрле ремонт эшләре белән ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк. Районыбыз җитәкчесе: "Нинди проблемаларыгыз бар?"-дип сорагач, ширкәтләр рәисләре берәм-берәм торып басып, үз гозерләрен җиткерә башладылар. Давыдов урамындагы 32нче, Гагариндагы 17нче йортларда канализация системасы проблема тудыра икән. "Давыдов урамындагы 152нче йортның да кыш канализация чокыры тулып суы ишек алдына ага башлый,"-диделәр. Галактионов урамындагы 7нче йортның стенасы буйлап ясалган отмоскасында ярыклар хасил булып, яңгыр сулары подвалга керә башлаган. "Совет урамындагы 35нче йорт янына рәшәткә тотарга кирәк." Яңа йортларда да кешеләр күченүгә төрле җитешсезлекләр калкып чыга башлый иде. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча хәзер аларны вәкаләтле хезмәткәрләрдән төзелгән комиссия кабул итеп алачак. Кимчелекләр бетерелмичә йорт файдалануга тапшырылмаячак. Торак-коммуналь хезмәтләр буенча һәр предприятиедә махсус журналлар булдырылган иде. Киләсе җыелышлардан аларның алып барылышы, заявкаларның ничә көннән үтәлеше дә тикшерелә башлаячак. Быел дүрт йортка ике контурлы җылыту казаннары көйләнде. Аларны урнаштыру бер фатирга 81 мең сумга төшкән. Ай саен түләп барачаклар. Районыбыз җитәкчесе бу мәсьәләне бар якны да үлчәп хәл итәргә чакырды. Җиде-сигез елдан ул казаннарны алыштырырга туры килергә мөмкин, ремонтлау өчен запас частьлар кирәк. Киңәшмәдә йортларга җылы бирә башлау мәсьәләсе дә күтәрелде. Җылылык челтәрләре предприятиесе лицензия алган, муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе ягулык сезонын башлау турында карар кабул иткән, бернинди тоткарлык булмаячак.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев