Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Инфраструктура

Уку йорты файда китерә

Ушма аръягына яңа мәктәп салу аның әйләнә-тирәсенә дә үзгәрешләр кертә. Аңа керү урыны Горький урамы ягында ясалачак. Каршындагы-29нчы йортка да бер рәттән ремонт үткәрелә. Балконнар матурлап төреләчәк, подъездларны да буяп чыгачаклар. Якшәмбе көнне халык белән очрашуда муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов халыкны да өй каршына чәчәкләр утыртырга чакырды. Әлеге йортта...

Ушма аръягына яңа мәктәп салу аның әйләнә-тирәсенә дә үзгәрешләр кертә. Аңа керү урыны Горький урамы ягында ясалачак. Каршындагы-29нчы йортка да бер рәттән ремонт үткәрелә. Балконнар матурлап төреләчәк, подъездларны да буяп чыгачаклар. Якшәмбе көнне халык белән очрашуда муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов халыкны да өй каршына чәчәкләр утыртырга чакырды. Әлеге йортта яшәүчеләр подвалларына су җыелуыннан да зарланып алдылар. Канализация системасына үзгәреш кертергә, өй каршына-юл аша торба салырга сөйләшенде. Киров урамындагы 14/33нче йортта яшәүчеләр белән дә очрашу үткәрелде. Әлеге йорт яны да төзекләндереләчәк. Урамга асфальт, урыны белән брусчаткалар җәячәкләр. Ә мәктәп коймасы янындагы гаражларны күчерү өчен Горький урамында бер пуҗым сатып алынган. Аларны күчергәндә транспорт һәм кран белән булышачакбыз, диде районыбыз җитәкчесе. Урыннары асфальтланачак һәм матур гына мәйданчык хасил булачак. Янәшәдәге квартал котельныйдан чыга торган җылылык системасы торбаларының бер өлешен җир астына кертергә дә сөйләшенде.

Киров урамындагы 14/33нче йортта яшәүчеләрнең уртага салып сөйләшер сүзләре күп җыелган.
Раил Хәбибуллин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев