Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Инфраструктура

Тәртипне санга сукмасаң

Маллар теләсә кайда таралып йөрмәсен өчен авылларда көтүләр оештырыла. Кызганычка каршы бу тәртипне санга сукмаучылар да бар. "Трудовик" агрофирмасының Кече Кирмән бүлекчәсе җитәкчелегеннән кайбер кешеләрнең сыерлары һәм бозаулары чәчүлекләрдә йөрүе турында хәбәр алынгач, муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе әлеге авыл җирлегенә рейд үткәрде. Берничә баш малны үзебез басудан куып...

Маллар теләсә кайда таралып йөрмәсен өчен авылларда көтүләр оештырыла. Кызганычка каршы бу тәртипне санга сукмаучылар да бар. "Трудовик" агрофирмасының Кече Кирмән бүлекчәсе җитәкчелегеннән кайбер кешеләрнең сыерлары һәм бозаулары чәчүлекләрдә йөрүе турында хәбәр алынгач, муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе әлеге авыл җирлегенә рейд үткәрде. Берничә баш малны үзебез басудан куып алып төштек. П

олициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан хуҗаларына беркетмәләр төзелде. Комиссиянең узган утырышларында аларның берничәсе каралып, гаеплеләргә штрафлар салынган иде инде. 20нче сентябрь көнне булачак утырышка да Миләүшә Шаһиева, Фирдәүсә, Илһамия һәм Латыйп Закировлар чакырылган иде. Аларга да Татарстан Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3,6нчы маддәсе нигезендә 2000 сум штраф түләргә туры киләчәк. Югары Сон авылында яшәүче Мөнирә Габдрахманованың сарыкларын "АПК "Азык-төлек программасы" басуыннан куып алып төшкәннәр. Әлеге авылда да, урнашкан тәртипне бозып, малларын көтүгә йөртмәүчеләр бар икән. Әмма маллар урамда һәм басуда караучысыз йөрергә тиеш түгел. Алар да киләчәктә игътибардан төшеп калмаячак. Билгеләнмәгән урында сату иткән өчен мамадышлы Надежда Чернова комиссия тарафыннан ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган иде инде. 21нче августта Мәскәү-Уфа трассасындагы "Чулпан" кафесы вестюбелендә ысланган балык саткан өчен аңа тагын беркетмә язганнар. "Акча кирәк булды,"-дип аңлатты ул әлеге гамәлен. Сату итәсең килә икән, эшмәкәр булып теркәлергә, рәсми сәүдә урыныңны ачарга кирәк. Бер кем дә тоткарлык тудырмаячак. Бу юлы аңа 1000 сум штраф салынды.

Гөлүсә Юнысова, административ комиссия секретаре

Караучысыз йөрүче сыерлар түтәлдәге чәчәкләрне дә ашый.

Минневәрис Мингалиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев