Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Инфраструктура

Серләр пәрдәсе күтәрелә

Шәһәребездә төзелеш эшләре киң колач белән алып барыла, торак йортлар да, башка төрле объектлар да җиткерелә. Газета укучыларыбыз аларның кайберләре турында сөйләвебезне үтенеп мөрәҗәгать иткәннәр иде. Шушы максаттан без берничә объектта булдык һәм аларда эшләрнең барышы белән кызыксындык. Көз көне Ушма арьягында Нократ яр буйлап төзелеш эшләре башланып киткән иде....

Шәһәребездә төзелеш эшләре киң колач белән алып барыла, торак йортлар да, башка төрле объектлар да җиткерелә. Газета укучыларыбыз аларның кайберләре турында сөйләвебезне үтенеп мөрәҗәгать иткәннәр иде. Шушы максаттан без берничә объектта булдык һәм аларда эшләрнең барышы белән кызыксындык.
Көз көне Ушма арьягында Нократ яр буйлап төзелеш эшләре башланып киткән иде. Анда Яр буе комплексының дәвамы булачак. Ушма елгасыннан спирт заводына кадәр яз көне Нократ ташыганда су кермәслек итеп дамба күтәреләчәк. Ә Нократ яр буе урамы белән ике арадагы җирләр шәхси төзелешләр өчен сатып биреләчәк. Төзелеш федераль бюджедтан финанслана, генераль порядчысы - "Камгэсэнергострой". Төзелеш барышында комачаулаячак агачлар кисеп, төпләнеп алынган. Бүгенге көндә анда Казаннан килгән субподряд оешмасы - "Гидроспецстрой" егетләре яр буйлап сигезәр метрла, берәр сантиметр калынлыктагы тимер шпоннар кагалар. Әлеге шпоннар кагылачак рәт казыклар белән билгеләп чыгылган. Төзелешне финанслау ике елга планлаштырылган иде. Илдә икътисади кыенлыклар килеп чыкмаса, без аның төгәлләнүен киләсе елга күрә алырбыз.
Спирт заводы турынннан элекке "Райтопсбыт"ка кадәр Нократ яры буйлап ял паркы ясау да планлаштырыла. Андагы агачларны кисү дә быел көз башланды. Бу эшләрдә оешмалардан һәм предприятиеләрдән дә кешеләр катнаша. Спирт заводы турында матур гына күле дә бар. Ул тирәләр чистартылып тигезләнсә, газон үләне чәчелсә һәм декоратив агачлар утыртылса, матур гына ял урыны килеп чыгачак. "Вторчермет" оешмасы беткәч, ул тирәләрне таллар, америка өрәңгеләре, чыбык-чабык басып киткән иде.
Элекке "ПМК-761" төзелеш оешмасының гаражы стеналарын сүтеп, урам яктан блоклар белән күтәрә башлаганнар иде. Әлеге объектны шәхси эшмәкәр сатып алган икән. Бүгенге көндә төзелеш эшләре тукталып торса да, анда сәүдә үзәге булачак, диделәр мәгълүматлы чыганаклар. Шәһәребезнең әлеге Көньяк микрорайонында да төзелешләр киң колач белән алып барыла. Шәхси йортлар төзелеше федераль трассага кадәр килеп җитәргә дә күп калмаган инде. Андагы халыкка да сәүдә хезмәте күрсәтүче объектлар күп кирәк булачак.
Көз көне Мамадыш тукталышы турында федераль трасса өстеннән чыга торган күперчек, юл-транспорт очрагы аркасында "мәтәлеп төшкән иде". Хәзер юл аша чыгу җәяүлеләр өчен куркынычка әйләнде. Мәсьәләгә ачыклык керү өчен "Татавтодар"ның Мамадыш филиалы директоры урынбасары Павел Егоров белән элемтәгә кергән идек. Ул: "Бу мәсьәлә белән "Волгавяткауправтодор" оешмасы шөгылльләнә. Күперчек алар балансында иде. Аны яңадан ясап кую өчен финанслау чыганагы да кирәк. Белүемчә, сметасы да юк әле. Кайчан ясап куячакларын хәзергә төгәл генә әйтә алмыйм,"-дип җавап бирде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X