Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Инфраструктура

Мәшәкатьләр өстәлә тора

Мамадышта яңарыш дәвам итә. Аның яңа юнәлешләре турында да сүз булды дүшәмбе киңәшмәсендә. "Федераль программа буенча республиканың алты районында фермерлар, шәхси хуҗалыклар өчен базарлар салыначак. Бу исемлеккә Мамадыш та керде. Анда ел әйләнә авыл хуҗалыгы продукциясен, яшелчәләрне ярминкәләрдәге бәяләр белән тәкъдим итәчәкләр,"-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов. Коррекцияләү торак-мәктәбе территориясендә...

Мамадышта яңарыш дәвам итә. Аның яңа юнәлешләре турында да сүз булды дүшәмбе киңәшмәсендә. "Федераль программа буенча республиканың алты районында фермерлар, шәхси хуҗалыклар өчен базарлар салыначак. Бу исемлеккә Мамадыш та керде. Анда ел әйләнә авыл хуҗалыгы продукциясен, яшелчәләрне ярминкәләрдәге бәяләр белән тәкъдим итәчәкләр,"-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов. Коррекцияләү торак-мәктәбе территориясендә төзелешне башлап җибәрү өчен акча бирелә. Хастаханәдә башкарачак эшләрне комиссия белән карап чыгып билгеләячәкләр. Муса Җәлил урамында җиткерелә торган мәшгульлек үзәге бинасын быел җәй файдалануга тапшыру планлаштырылды. Элекке РайПО идарәсе һәм "Спорт товарлары" кибете, аның артындагы складлар биналары сүтелеп, анда инвестор Рифат Мотыйгуллин планнары нигезендә яшьләр өчен ял итү комплексы сафка басачак. Җир өсте кардан арчылуга юл төзелешенә керешү өчен инерт материаллар ташу бара. Бу эшләргә, "Мамадыштөзү", "Төзүсервис", "Мелиорация" ПМКсы белән беррәттән, авыл җирлекләре өчен кайтарылган "КамАЗ" автомашиналары да тартылган. Кич авылларга кайтканда район программасы буенча сарайлар җиткерергә керешүчеләргә ком алып кайтсыннар, диде районыбыз җитәкчесе. Агач материаллар бүлүдә тоткарлыклар юк. Авыл яшьләре программасы буенча йорт җиткерү өчен республикадан быел егермеләп гаиләгә субсидия бүленәчәк. Беренче чиратта алар югары уку йортлары тәмамлап кайткан яшь белгечләргә бирелә. Киңәшмәдә язгы кыр эшләренә әзерлек тә игътибар үзәгендә булды. Хуҗалыкларга беркетелгән җитәкчеләргә ремонт һәм әзерлеккә игътибарларын көчәйтергә кушылды. Көздән егерме җиде мең гектар туңга эшкәртелмичә калган иде. Язгы чәчүне кыска срокларда башкарып чыкмыйча уңышка ирешеп булмаячак. Өстәвенә, июльдә һәм августта коры һава көтелә. "Елны гадәттән тыш дип игълан итәбез,"-диде районыбыз башлыгы Анатолий Иванов. Анда шулай ук авыл җирлекләре өчен күпьеллыклар чәчәргә җир һәм орлыклар бүленәчәге; язгы ташу вакыты якынлашканлыктан, елгаларга, буаларга, күперләргә игътибарны арттыру кирәклеге әйтелде.

Минневәрис Мингалиев Шәһәребездәге төзелешләр колачы үзенең масштаблары белән сокландыра. Гөлназ Мөхәммәтҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев