Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Инфраструктура

Мамадышлылар–үрнәк

Атна саен Хөкүмәт йортында төзелеш, капиталь ремонт мәсьәләләренә багышлап республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткәрелә торган видеоконференциянең соңгысында Мамадыш районы берничә тапкыр мактап телгә алынды. Басканда республика программасы буенча җиткерелүче күп функцияле мәдәният йортының стеналары күтәреп куелган инде. Сабантуй бәйрәменә файдалануга тапшырылырга да мөмкин. Мамадышлылар универсиада стадионы төзелешендә дә актив...

Атна саен Хөкүмәт йортында төзелеш, капиталь ремонт мәсьәләләренә багышлап республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткәрелә торган видеоконференциянең соңгысында Мамадыш районы берничә тапкыр мактап телгә алынды. Басканда республика программасы буенча җиткерелүче күп функцияле мәдәният йортының стеналары күтәреп куелган инде. Сабантуй бәйрәменә файдалануга тапшырылырга да мөмкин. Мамадышлылар универсиада стадионы төзелешендә дә актив катнашалар һәм мактап кына телгә алыналар. Анда төзүчеләрнең башкарган эшләренә карап балллар куеп барыла. Баллар буенча без-дүртенче урында. Ахырдан үзебезнең төзелеш оешмалары вәкилләре белән үткәрелгән киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов Түбән Тәкәнеш мәдәният йортының Җиңү бәйрәменә файдалануга тапшырылу мөмкинлеген әйтте. Красная Горкада сүтелә торган бараклар урынына да киләчәктә күпкатлы йортлар җиткереләчәген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев