Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Инфраструктура

Кала салага рәхмәтле

Авыл хезмәтчәннәренең яздан алып көзгә чаклы басу-кырларда, кишәрлекләрендә үстергән уңышларын, башка төрле товарларны сату ярминкәсенә узган шимбәдә старт бирелде. Халыкара өлкәннәр көненә багышланган иде ул. Иртән үк район мәдәният йорты каршында мамадышлылар сәүдә рәтләрендә үзләренә ошаган, бәяләре үтемле товарларны сайларга керештеләр. Соңгысына килгәндә, алар һәркемне канәгатьләндергәндер. Шәдче авыл җирлеге сәүдә...

Авыл хезмәтчәннәренең яздан алып көзгә чаклы басу-кырларда, кишәрлекләрендә үстергән уңышларын, башка төрле товарларны сату ярминкәсенә узган шимбәдә старт бирелде. Халыкара өлкәннәр көненә багышланган иде ул. Иртән үк район мәдәният йорты каршында мамадышлылар сәүдә рәтләрендә үзләренә ошаган, бәяләре үтемле товарларны сайларга керештеләр. Соңгысына килгәндә, алар һәркемне канәгатьләндергәндер. Шәдче авыл җирлеге сәүдә нокталарындагы бәяләр белән якыннан танышам. Бәрәңгенең бер килограммын зур калаларда бүгенге көндә 10-12 сумнан тәкъдим итәләр. Ә узган шимбә ярминкәсендә ул 7 сумнан артмады. Шуңа күрә дә район үзәгенә алып киленгән "икенче икмәк"кә дә сорау зур булды бу көнне. Ни әйтсәң дә, быел аның уңышы урыны белән начар чыкты. Башка төр продуктлар да арзаннан җибәрелде. Кулларына шыплап тулган пакетлар тоткан танышым Фәрит Ганиев: "Көзге-кышкы ярминкәләрнең ике атна саен уздырылуы мамадышлылар өчен бик җайлы. Җитәрлек күләмдә аласың да, запасны икенче ярминкәдә тулыландырып торасың. Бәяләрдән зарланырлык түгел. Менә кызыбызга арзанга гына каз түшкәсе алдык," - ди. Сәүдә рәтләрендә шәһәрдәшләребезгә гади авыл халкы, кайбер авыл хуҗалыклар, район кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар үзләренең дистәләрчә төр товарларын тәкъдим иттеләр. Әнә Шәдче авыл җирлегеннән Сергей Иванов каз чуманнары, кәрҗиннәр, төрле дару үләннәре алып килгән. Уразбахты фермеры Ибраһим Исмәгыйловның зур каз түшкәләре сатып алучыларда зур кызыксыну уятты. Бәясен 1200 сумнан тәкъдим итте ул. Ибраһим шәхси хуҗалыгында сигез савым сыер тота, 80 каз, 60 бройлер үстергән. Кайберәүләр акчаны күп эшли инде бу дип уйлыйлардыр. Үзен тыңлап карыйк әле: "Начар яшәмибез. Әлбәттә, череп тә баемадык. Фермер эшенең нинди икәнлеген үзегез дә яхшы беләсез. Бүген сатудан начар кермәде. Әгәр җитештерелгән, үстерелгәнне товарга әйләндергәнче тотылган чыгымнарны саный башласаң, чиста керем тиеннәр генә кала. Шулай булуга карамастан, зарланмыйм. Булган кадәресенә канәгать," - ди ул. Югары Ушмадан Алсу һәм Илнар Әхмәтшиннар, авылда эш юк дип кулларын селтәмәгәннәр: умартачылык белән шөгыльләнәләр. Илле баш умарталары аларга көрәп акча кертмәсә дә, тормышларын алып барырга җитә. Ихаталарында кош-корт, терлекләр тоталар. Өч уллары Алмаз, Динар, Ильяс - аларның олы терәкләре. Миләш җыеп җибәргәннәр алар. Сатып алучыларның күпчелеген өлкән яшьтәгеләр тәшкил иткән ярминкәдә абый-апаларга игътибар аеруча зурдан булды бу көнне. Шәһәрдәге беренче санлы мәктәп биредә үзенең товарларын тәкъдим итеп кенә калмады. Белем йортының "Изге йөрәкләр" отрядының егермегә якын әгъзасы өлкәннәргә ярминкәдә сатып алынган товарларын өйләренә кайтарып куюда ярдәм итте. Алардан ерак түгел "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан "Изгелек" кәрҗине оештырылган иде. Ярминкәгә килгәннәр аңарга авыл хуҗалыгы товарлары салдылар. Соңгылары исә аз тәэмин ителгән, фатирларда яшәүче 47 өлкән мамадышлыга таратылдылар. Бу көнне инвалидлар җәмгыяте әгъзалары да читтә калмады. Алар өчен "Әби бәлешләре" исеме астында конкурс оештырылган иде. Ярминкәдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов ялгыз пенсионерлар, ирләре сугышта һәлак булган толлар өчен оештырылган "Изге телефон" акциясе кысаларында өч кешегә кәрәзле телефоннар тапшырды.

Николай Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X