Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Инфраструктура

ИСКЕДӘН КИТӘРГӘ КИРӘК!

ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында узган быелгы беренче киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды, анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин белдерүенчә, узган елда ТР төзелеш мәйданнарында 68 һәлакәт булган, шул исәптән 35е үлем белән тәмамланган. Һәлакәтләрнең төп сәбәбе -...

ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында узган быелгы беренче киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды, анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин белдерүенчә, узган елда ТР төзелеш мәйданнарында 68 һәлакәт булган, шул исәптән 35е үлем белән тәмамланган. Һәлакәтләрнең төп сәбәбе - эшне дөрес оештырмау, эшчеләр тарафыннан хезмәт һәм җитештерү дисциплинасын бозу... Ул республикабызда 2013-2015нче елларга хезмәтне саклау шартларын яхшырту буенча максатчан программа кабул ителүен хәбәр итте. Быел республикада 2 миллион 398 мең кв.метр торак сафка бастыру планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов торак йортлар төзелеше вакытында тормышка ашырылырга тиеш, дип билгеләде. Моннан тыш, ул инде бу ел башыннан документлар җыя башларга һәм киләсе 2014нче елда йортлар төзелеше буенча эшкә әзерләнергә кирәклеген ассызыклады. 185-ФЗ законының яңа редакциясе буенча 2012нче елның 1нче гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган күпфатирлы йортлардан халык күчерелергә, программа 2015нче елны кертеп, формалаштырылырга тиеш. Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов киңәшмә азагында җирле җитәкчеләргә мөрәҗәгать итте: "Барлык республика программаларын үтәүгә елның беренче көннәреннән үк актив керешәбез, замана белән бер аяктан атлыйбыз, көн таләпләренә тулысынча җавап бирергә тырышабыз. Искедән тизрәк китәргә кирәк безгә!"-диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев