Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Инфраструктура

“Җиңел пар белән!”

"Җиңел пар белән!" Тиздән "Мамадыш" совхозы бистәсендәге һәм спирт заводы артындагы мунчаларга йөрүчеләр бер-берләренә шулай диячәкләр. Аларда ремонт эшләре төгәлләнеп килә инде. Беренчесе моннан бер элек эшләүдән туктаган иде инде. Моннан 29 ел элек төзелгән мунча еллар узу белән таушалган. Дөрес, 2010нчы елда аның түбәсе алыштырыла. Ә менә эчке коммуникацияләре...

"Җиңел пар белән!" Тиздән "Мамадыш" совхозы бистәсендәге һәм спирт заводы артындагы мунчаларга йөрүчеләр бер-берләренә шулай диячәкләр. Аларда ремонт эшләре төгәлләнеп килә инде. Беренчесе моннан бер элек эшләүдән туктаган иде инде. Моннан 29 ел элек төзелгән мунча еллар узу белән таушалган. Дөрес, 2010нчы елда аның түбәсе алыштырыла. Ә менә эчке коммуникацияләре тәмам туза. Моңарчы "хуҗасы" булмаган әлеге бина "Шәһәр мунчалары" муниципаль унитар предприятиесе карамагына тапшырыла. Хәзер биредә Армен Галстян җитәкчелегендәге ремонтчылар эшли. Юыну бүлмәләре профнастил, парлану кабиналары вагонка белән төрелә. Барлык ишекләр дә яңа. Җылылык торбалары да алыштырылачак. "Мамадышводхозстрой" җәмгыяте көче белән канализация системасы яңартылган. Мунча газ белән җылытылачак. Пар бүлмәсеннән чыгып чәйләп алырга да мөмкин булачак биредә. Моның өчен махсус бүлмә җиһазландырыла. Котельныйга да ике газ казаны урнаштыру күз уңында тотыла. "Әгәр газчылар үзләренә йөкләнгән эшләрне озакка сузмасалар, тиздән мунча беренче клиентларын кабул итәчәк,"-ди Армен. Аның бригадасы нигез кырыйларын бетон белән ныгытып чыккан инде. Мунча тирәсен төзекләндерү дә планда бар. Спирт заводы артындагы мунчада да эшләр озакка сузылмаячак дип ышандыралар Ишхан Никогосян бригадасы егетләре. Шактый эшләр башкарылган инде. Август аенда түбәсен яңартканнар. Бинаның тышкы кыяфәте дә башка төсмер алачак: аны профнастил белән тышлау күз алдында тотыла. Шулай итеп, шәһәрдәшләребез, Красная Горка авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен проблемага әверелгән кайда юыну проблемасы якын киләчәктә хәл ителәчәк. "Мамадыш" совхозы бистәсендә дистәгә якын күпкатлы йортлар төзелүен дә истән чыгарырга кирәкми. "Шәһәр мунчалары" МУП җитәкчесе Рәүф Фатыйхов сүзләренә караганда, әлеге ике мунчада да юыну бәяләре шәһәрнеке кебек булачак.

НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев