Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Инфраструктура

Футбол стадионы төзелеше күрсәткечләре буенча Мамадыш 4нче урында

Җәйге Универсиада өчен төзелүче футбол стадионында баручы эшләр нигезендә республика буенча үткәрелгән мониторингта бүгенге көнгә Мамадыш, 5731,0 балл белән, дүртенче урында тора. Районның төзелеш оешмалары җитәкчеләре алдына муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов шул күрсәткечләрне киметмәү бурычын куйды. "Моңа кадәр башкалада актив эшләр алып бардык. Төзелеш ахырына якынлашып килә, калган кыска...

Җәйге Универсиада өчен төзелүче футбол стадионында баручы эшләр нигезендә республика буенча үткәрелгән мониторингта бүгенге көнгә Мамадыш, 5731,0 балл белән, дүртенче урында тора. Районның төзелеш оешмалары җитәкчеләре алдына муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов шул күрсәткечләрне киметмәү бурычын куйды. "Моңа кадәр башкалада актив эшләр алып бардык. Төзелеш ахырына якынлашып килә, калган кыска гына вакыт эчендә сынатмаска кирәк. Алга таба да безнең районга йөкләнгән эшләрне җиренә җиткереп башкарырсыз дип ышанам",-диде ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган видеокиңәшмә ахырында.

Видеоконференциядә хәбәр итүләренчә, республика башлыгы әлеге объектта эш барышы белән 14нче апрель көнне танышачак. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин үз чыгышында социаль ипотека, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программалары буенча алып барылучы төзелеш мәсьәләләренә дә тукталды.

Соңгысы буенча Мамадышта бер торак йорт төзелә. Киңәшмәдә әлеге һәм башка төзелешләрдә эш барышы турында сүз алып барылды. Анатолий Иванов җитәкчеләрне торак йортлар, башка төзелешләрдә, авыл хуҗалыгында эш темпларын киметмәскә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев