Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Инфраструктура

Эшсезлек сәбәп түгел

Муниципаль район башлыгы авыл җирлекләренең тормышы белән танышуын дәвам итә. Узган атнада ул эш сәфәре белән Сикәнәс, Рагозино, Омар җирлекләренә барды. Эшлекле сөйләшүләр Сикәнәс авыл җирлегенә керүче Югары Сикәнәс авылында башланды. "Омар" агрофирмасы бүгенге көндә биредә урнашкан фермаларда ремонт эшләре алып бара. Корпусларның берсенә бозаулар, икенчесенә үгезләр китерергә ниятлиләр. Күрше...

Муниципаль район башлыгы авыл җирлекләренең тормышы белән танышуын дәвам итә. Узган атнада ул эш сәфәре белән Сикәнәс, Рагозино, Омар җирлекләренә барды. Эшлекле сөйләшүләр Сикәнәс авыл җирлегенә керүче Югары Сикәнәс авылында башланды. "Омар" агрофирмасы бүгенге көндә биредә урнашкан фермаларда ремонт эшләре алып бара. Корпусларның берсенә бозаулар, икенчесенә үгезләр китерергә ниятлиләр. Күрше Сикәнәс фермаларында да төзелеш, ремонт эшләре бара. Биредә 100әр баш терлеккә исәпләп, өч корпусны реконструкциялиләр. Тик бүгенге көндә терлек азыгы мәсьәләсе проблемалы булып кала. Анатолий Иванов запас туплауны хәл итәргә киңәш итте. Бу яклар районда иң артка калганнардан санала. Шулай да, Сикәнәснең башкаларга үрнәк булырлыгы бар. Ул-районда туучылар саны үлем күрсәткечләреннән артып киткән бердәнбер авыл җирлеге. Бүгенге көндә 8 балалары Омар мәктәбенә йөреп укый, 7 яшькәчә 18 балалары бар. Рагозинода халыкның күпчелеген пенсионерлар тәшкил итә. Биредә гомер итүче 200гә якын кешенең 50ләбе читтә эшли. Мәктәп ябылганга инде җиде ел вакыт үткән. Балалар бакчасы 2000 елда ук беткән булган. Омар Пүчинкәсе белән Рагозино авылларыннан барысы алты бала Омарга йөреп белем ала. Авылның бетеп баруын халык эшсезлек белән аңлатырга тырыша. Тик, теләгән кешегә эшләргә җаен табарга була. Муниципаль район башлыгы да, төбәк табигатенең матурлыгына һәм байлыгына ишарә ясап, монда җирне отышлы файдаланырга кирәклегенә, башка мөмкинлекләрнең чиксез булуына басым ясады. Ике җирлектә җитәкчелек РайПО кибете, клуб, китапханә, почта бүлекчәсе, авыл җирлеге башкарма комитеты эшчәнлекләре белән кызыксынды, һәркайда үзенең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. Эш сәфәре Омар авылында дәвам итте. Анатолий Иванов агымдагы елның җәендә капиталь ремонт үткәрелгән мәктәп бинасы белән танышты. Шунда ук авыл җирлеге башкарма комитеты да, фельдшер-акушерлык пункты да, балалар бакчасы да урнашкан. Район башлыгы балалар бакчасы хезмәткәрләре, сабыйлар белән аралашты. Аннан, мәктәп бакчасында кишер алучы балалар янына тукталды. Җитәкчелек кишер уңышының башка мәктәпләрдән күпкә яхшырак булуын искәртте. Район җитәкчесе балалардан "Тормыш дәресләре"ндә ниләр өйрәнүләре турында кызыксынды. Аннан, педагогларга мөрәҗәгать итеп, әлеге үзенчәлекле чараның оештырылышыннан канәгатьсезлеген белдерде һәм бу дәресләрнең бүген оештырылу, методик яктан якын килү буенча иң беренче урында торырга тиешлеген ассызыклады. Балаларның спорттагы уңышлары, бу өлкәдәге проблемалар белән дә таныштылар. Район башлыгы урынбасары Юрий Иванов Омар мәктәбенә 10 пар чаңгы алып бирәчәген әйтте. Район башлыгы да мәктәп коллективына спорт инвентарьлары алу өчен 50 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Мәктәптән соң делегация Вандовка авылында, Омар авылы почтасында, кибеттә, янгын сүндерү постында булды. Ахырдан муниципаль район башлыгы, районның төрле ведомстволары җитәкчеләре катнашында Сикәнәс, Рагозино, Омар авыл җирлекләре активы белән мәктәп бинасында киңәшмә узды. Анда эш сәфәре кысаларында билгеләнгән кимчелекләрне юк итү өстендә эшләү, проблемаларны хәл итү мәсьәләләре күтәрелде. Анатолий Иванов, әлеге авыл җирлекләренең яшәеше турындагы фикерен белдереп, артта калганнардан саналучы бу авылларга якты, матур киләчәк теләде.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова Омар мәктәбе укучылары көзге уңыш җыялар. Фаил Шәйхетдинов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев