Нократ

Эшкә батыр җиң сызгана

Беркемгә дә сер түгел, дөньяның алга киткән илләрендә урта һәм кече эшмәкәрлеккә зур өстенлек бирәләр. Кызганычка каршы, Россиядә әле бу өлкәдә каршылыклар аз түгел. Безнең районда эшмәкәрлекнең торышы ни хәлдә? Әлеге һәм башка сорауларга Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш бүлеге начальнигы Вадим Никитин җавап бирә. -Үз эшләрен...

Беркемгә дә сер түгел, дөньяның алга киткән илләрендә урта һәм кече эшмәкәрлеккә зур өстенлек бирәләр. Кызганычка каршы, Россиядә әле бу өлкәдә каршылыклар аз түгел. Безнең районда эшмәкәрлекнең торышы ни хәлдә? Әлеге һәм башка сорауларга Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш бүлеге начальнигы Вадим Никитин җавап бирә.

-Үз эшләрен ачып, төрле кыенлыкларга карамыйча, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә сокланырга гына кала. Күпләр тетрәнүләргә карамастан, үз эшчәнлекләрен кыю алып баралар. Бүгенге көндә эшмәкәрлекнең үсешенә икътисадның товар җитештерүче, хезмәт күрсәтүче һәм эре эш белән тәэмин итүче реаль секторы итеп карарга кирәк.

-Вадим Ильич, райондагы кече эшкуарлык структуралары белән таныштырып узсагыз иде.

-Бүгенге көндә бездә 222 кече эшкуарлык предприятиесе теркәлгән. Аларның 174е икътисадый яктан актив саналалар. Һәр өч предприятиенең берсе күмәртәләп һәм ваклап сату тармагында хезмәт куя. Агросәнәгать комплексында аларның саны арту да сөендерә. Төзелеш, эшкәртү сәнәгате, күчемсез милек һәм аренда тармагында да уңышлы эшләп килүчеләр соңгы елларда арта төште. Моннан тыш, меңгә якын эшмәкәр теркәлгән. Аларның яртысы чамасы эшчәнлекләрен сәүдә белән бәйләгәннәр. Соңгы елларда агросәнәгать тармагында да үз эшләрен ачучылар саны артты.

-Эшкуарлык төбәкнең икътисадый үсешенә тәэсир итмичә калмыйдыр.

-Бизнесның район икътисадында тоткан урыны да начар түгел. Былтыр кече предприятиеләрнең товар әйләнеше 2,250 миллиарда сум тәшкил итте. Бу аннан алдагы елдан 9 процентка күбрәк. Бүгенге көндә әлеге тармакның районның гомуми икътисадый әйләнешендәге өлеше 28 процентка җитте. Моннан биш элек әлеге күрсәткеч 1,5 тапкырга кимрәк иде. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, кече эшкуарлык эш белән тәэмин итүче дә. Хәзерге вакытта ул районда 3500 дән артык кешене эшле итте.

-Ә бит кече һәм урта бизнесны ачып җибәрү өчен дәүләт тарафыннан финанс ярдәме, яклау да кирәк. Авылда бу юнәлештә хәлләр ничек тора?

-Соңгы елларда Хөкүмәт тарафыннан төрле Грантлар бирелә. Былтыр гына да эшмәкәрләребез "Грант-Лизинг" һәм "Социаль эшкуарлык" буенча 27 грант алдылар. Моның өчен аларга бюджеттан 18,3 миллион сум акча бирелде. Бүгенге көндә авылда да бизнесны җәелдерү өстендә җитди эш алып барыла. Бизнес-проектларда яшелчәчелек, азык-төлек сәнәгате, терлекчелек, кошчылык өстенлекле юнәлешләрдән санала. 2012нче елда 13 фермер дәүләт ярдәме алды. Алар тарафыннан 3,7 миллион сум субсидия үзләштерелде. Йомгаклап шуны әйтәсем килә, урта һәм кече бизнес, эшмәкәрлек киләчәктә дә дәүләт тарафыннан ярдәмсез калмаячак.

Агымдагы елның башына районда 960 эшмәкәр теркәлде. Бу узган елгыдан 90га кимрәк. Кимү сәбәбе: пенсия һәм медицина страхованиесенә билгеләнгән түләүнең ике мәртәбә артуы (2012нче елда - 17268 сум булса, агымдагы елда - 35664 сум).

Әңгәмәдәш Николай Михайлов

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: