Нократ

Бәяләр сыйфат тәңгәллеген сорый

Фатир бәяләренең үсүе тукталачак. Бу турыда җомга көнне төзелеш мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән видеоконференциядә әйтелде. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль ипотека буенча төзелүче йортларның бер квадрат метрын җиткерү фактта күпмегә төшкәнен тикшерергә күрсәтмә биргән булган. Чаллыда салынган бер йортның квадрат метрының бәясе 20 259, Казанда-21 238 сум чыккан. Быел социаль ипотика...

Фатир бәяләренең үсүе тукталачак. Бу турыда җомга көнне төзелеш мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән видеоконференциядә әйтелде.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль ипотека буенча төзелүче йортларның бер квадрат метрын җиткерү фактта күпмегә төшкәнен тикшерергә күрсәтмә биргән булган. Чаллыда салынган бер йортның квадрат метрының бәясе 20 259, Казанда-21 238 сум чыккан. Быел социаль ипотика буенча фатир алучыларга ул 24 000 сумнан бирелә. "Сүз дә юк, төзелеш компанияләре дә акча эшләргә тиеш. Шунсыз үсә алмаячаклар. Әмма бар нәрсә үтә күренмәле булырга тиеш. Гел фатир бәясен күтәреп кенә булмый, халык турында да уйлыйк,"-диде ул. Төзелешләрнең сыйфаты һәрвакыт алгы планда булырга тиешлеген дә ассызыклады. Дәүләт торак фонды планы буенча Мамадышта августта-бер, сентябрьдә ике йорт файдалануга тапшырылырга тиеш булган. Республика Төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык министры аларның әзерлеген уртача дип бәяләде. Школьная урамындагы әлеге йортны сентябрьдә файдалануга тапшырачакбыз, ди "Мамадыштөзү" җәмгыяте директоры Раиф Сафин. Ә "Төзүсервис" җәмгыяте йортларын тапшыру октябрьгә күчереләчәк. "Кайсы йортта фатирларның күпмегә төшкәнен без дә анализлаячакбыз. Бөтен эшләр сыйфатлы башкарылган булырга тиеш. Кеше фатирны гомере буе яшәргә ала, үз акчасын түли,"-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, ахырдан төзелеш оешмалары вәкилләре белән үткәрелгән киңәшмәдә. Район җитәкчелегенә яңа фатирлар хуҗаларыннан килүче хатлар да сыйфатның әле кайбер очракларда аксавы турында сөйли. Яңа йортлар янын төзекләндерү мәсьәләсен дә күтәрде ул. "Мамадыш" совхозы бистәсенең Үзәк урамында җиткерелүче йортларга су кертә башларга да вакыт җиткән. Әмма линия һаман китерелмәгән әле. Ветераннар өчен шәһәребезнең Давыдов урамында тагын бер йорт салына. Ул 2013 елда файдалануга тапшырылачак. Киңәшмәдә киләсе елда тагын берничә күпкатлы йортлар җиткерү турында да сөйләшү булды. "Төзүсервис"ның да дүрт бригадасы тиздән бушаячак һәм аларга эш фронты кирәк булачак. "Авыл клублары" программасы буенча Кече Сонда җиткерелүче мәдәният йортының эчендә штукатурлау эшләре беткән инде, түбәсен ябасы, идәнен җәясе һәм әйләнә тирәсен төзекләндерәсе калган. Киңәшмәдә чернобыльчеләрне һәм ятим балаларны фатир белән тәэмин итүне ашыктыру турында да сүз булды.

Минневәрис Мингалиев

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 ноября 2017 в 10:29
    Жительница Мамадыша поздравляет всех МАМ с предстоящим праздником
  • 21 ноября 2017 в 13:59
    Дочь Данира Сабирова стала участницей проекта "Лучше всех" на первом канале
  • 26 декабря 2016 в 12:41
    куплю-продам ПРОДАМ цемент, брусчатка, блоки, кирпич, кольца, крышки, песок, ПГС. Доставка. Тел.: 8-960-088-70-07 УСЛУГИ ремонт стиральных машин на дому. Выезд по деревням. Гарантия. Тел.: 8-962-578-16-36, 8-917-248-03-61 бурение скважин.Тел.: 8-987-002-94-03