Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Инфраструктура

Ай үсәсен, көн үсте

Кече Сон авылы тарихында беренче тапкыр октябрь аенда мәдәният йорты файдалануга тапшырылачак. Нинди галәмәттер, Кече Сонда клуб та, мәдәният йорты да салынганы булмаган. Озак еллар колхоз үзәге булып та торды бит, югыйсә. Узган гасырның утызынчы еллары башында авылның мәчетен клуб итеп үзгәрткәннәр дә, шуның белән канәгатьләнгәннәр. 1997нче елга кадәр авылга...

Кече Сон авылы тарихында беренче тапкыр октябрь аенда мәдәният йорты файдалануга тапшырылачак. Нинди галәмәттер, Кече Сонда клуб та, мәдәният йорты да салынганы булмаган. Озак еллар колхоз үзәге булып та торды бит, югыйсә. Узган гасырның утызынчы еллары башында авылның мәчетен клуб итеп үзгәрткәннәр дә, шуның белән канәгатьләнгәннәр. 1997нче елга кадәр авылга мәдәният таратуга ярдәм итте әлеге Аллаһ йорты. Һәм… көннәрдән-бер көнне янып кара күмергә әйләнде. Шушы авылда туып үскән Камил Мөхәммәтҗановның "Гарант" фирмасы үз акчасына сала башлаган иде дә, финанслау булмагач, стеналары да өелеп бетмәгән килеш төзелеш тукталды һәм ел арты ел узып та башка бернинди дә эш бармагач, кирпечләр арасына Америка өрәңгеләре тамыр җибәрә башлады. Унбиш ел дәвамында концерт-спектакльләрне, төрле мәдәни чараларны мәктәпнең спорт залында үткәрделәр.

Авылларда клуб салу буенча республикада махсус программа игълан ителгәч, районыбыз җитәкчелеге иң беренче итеп аңа нәкъ менә Кече Сон авылын кертте. -Май аенда фундаментын салдык, июнь башында стеналарын күтәрә башладык,-ди төзелешнең төп подрядчысы Мамадыш торак-коммуналь хезмәтләр җәмгыяте директорының төзелеш эшләре буенча урынбасары Харис Ситдыйков. Бүген анда ике дистәдән артык кеше хезмәт куя. Берьюлы барлык эчке эшләре дә бара. Түшәм такталарын тезәләр, тәрәзә кырыйларын штукатурлыйлар, электр чыбыклары сузыла, щитлары куела, су кертелә, канализация ясала, җылылык системасы эшләнә… Бик мәһабәт бина килеп чыккан: егерме өскә утыз өч метрлы ул. Бер үк вакытта әйләнә-тирәсен төзекләндерү эшләрен дә алып баралар. Алгы ягын балчык ташып күтәрткәннәр, хәзер аңа ком түшәлә. Эшчеләр коммуналчылар җәмгыяте аша тупланган. Балалар бакчасы белән мәдәният йорты арасына Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм яу кырыннан исән кайтканнар хөрмәтенә яңа һәйкәл күтәрелгән. Анысын ачу тантанасы киләсе Җиңү бәйрәмендә көтелә. Ә мәдәният учагын "Сентябрь аенда эшләп бетерәчәкбез. 9нчы октябрьгә рәсми төстә ачу планлаштырылган,"-ди Харис Ситдыйков. Бригадалар барлык кирәкле материаллар белән тәэмин ителгәннәр. Бер үк вакытта объектны газлаштыру эшләре дә алып барыла. Котельные да үзендә үк. Үз тарихында беренче тапкыр авыл атап җиткерелгән мәдәният йортлы булачак.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев