Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зур югалту

Массакүләм коммуникацияләр һәм матбугат буенча республика агентлыгы, "ТАТМЕДИА" ААҖнең генераль директоры киңәшчесе, күренекле журналист, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Владимир Николаевич Шевчук вафат булу сәбәпле, аның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Владимир Николаевич Шевчук гаять киң күңелле, ачык йөзле, якты кеше иде. Республика журналистларының күбесенең яраткан остазы. Аның вакытсыз үлеме-...

Массакүләм коммуникацияләр һәм матбугат буенча республика агентлыгы, "ТАТМЕДИА" ААҖнең генераль директоры киңәшчесе, күренекле журналист, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Владимир Николаевич Шевчук вафат булу сәбәпле, аның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Владимир Николаевич Шевчук гаять киң күңелле, ачык йөзле, якты кеше иде. Республика журналистларының күбесенең яраткан остазы. Аның вакытсыз үлеме- Татарстан журналистлары өчен зур югалту.

В.Н.Шевчук 1953нче елның 16нчы октябрендә Мурманск шәһәрендә дөньяга килә. 1980нче елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1980-1983нче елларда "Заполярный труд" газетасында бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары; аннары "Вечерняя Казань" газетасында корреспондент, бүлек мөдире; "Комсомолец Татарии" газетасының баш мөхәррире булып эшли. 1989-2003нче елларда ул АПН-РИА "Новости"ның Идел буе буенча бюросы мөдире; 2002-2007нче елларда "Intertat.ru" электрон газетасының баш мөхәррире; 2007нче елда "Татар-информ" агентлыгы генераль директорының беренче урынбасары; 2008нче елдан-"ТАТМЕДИА" ААҖе генераль директоры киңәшчесе.

2006нчы елдан бирле ул Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, анда сүз иреге һәм мәгълүмат сәясәте, ММЧ эшчәнлеге комиссиясен, 2008нче елдан башлап гражданлык җәмгыяте институтлары үсеше мәсьәләләрен җитәкләде.

Владимир Николаевич Шевчукның журналистикадагы эшчәнлеге күп бүләкләргә лаек: Мурманск өлкәсе Журналистлар берлегенең өлкә премиясе лауреаты (1983нче ел), "Журналист" журналының ике шәхси премиясе һәм дипломы (1985, 1986нчы еллар), "АПНның Халыкара премиясе" (1990нчы ел), ТР Журналистлар берлеге премиясе-"Журналистикада исем" номинациясендә "Бәллүр каләм" иясе (2005нче ел). 2003нче елда аңа "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелде. "Бөтенроссия халык санын алудагы казанышлары өчен" (2002нче һәм 2010нчы еллар), "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" (2005нче ел), "ОСОАВИАХИМ-ДОСААФ-РОСТОның 80 еллыгы", "Фидакарь хезмәтләре өчен" (2008нче ел) медальләре белән бүләкләнгән.

Владимир Николаевичның үлеме сәбәпле, тирән кайгы кичерәбез, аның якты истәлеге хәтерләребездә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев