Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзәк мәчеттә Мәүлид бәйрәме узды

Мәүлид-Аллаһының Расүле-илчесе, Раббыбыз күрсәткән туры юлны күрсәтүче Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килгән көне. Шуңа күрә ул мөселманнар арасында олуг бәйрәм буларак билгеләп үтелә. 9нчы гыйнвар көнне үзәк мәчеттә Мәүлид уңаеннан күркәм кичә уздырылды. Анда үзәк мәчет имам хатыйбы Наил хәзрәт Коръән сүрәләре укыды, район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев Болгарда үткән Мәүлид...

Мәүлид-Аллаһының Расүле-илчесе, Раббыбыз күрсәткән туры юлны күрсәтүче Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килгән көне. Шуңа күрә ул мөселманнар арасында олуг бәйрәм буларак билгеләп үтелә.
9нчы гыйнвар көнне үзәк мәчеттә Мәүлид уңаеннан күркәм кичә уздырылды. Анда үзәк мәчет имам хатыйбы Наил хәзрәт Коръән сүрәләре укыды, район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев Болгарда үткән Мәүлид бәйрәме турында, хәрам ризыклар белән тукланмаска дигән эчтәлекле вәгазь сөйләде.
Җомга намазыннан соң өлкән абыстай Әминә абыстай Җиһаншина пәйгамбәребезнең тормыш юлы, күркәм гадәтләре турында эчтәлекле вәгазь сөйләде, рәсүлебезне олылап салаватлар әйтелде. Күркәм кичә Пәйгамбәребезнең шәфәгатен өмет итеп, кылган гамәл-гыйбадәтләребезнең кабул булуын сорап, ил-көннәргә тынычлык, иминлек теләп дога кылу белән тәмамланды.
Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев