Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Журналистыбыз ничек чүп җыйды

Аның өчен эш вакыты иртәнге сәгать алтыдан башлана. Моның өчен аңа бер сәгать алдан торырга кирәк. Сүзем - "Мамадыш ЖКУ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә чүп-чар җыючы машина шоферы Зөфәр Вәкилов турында. Аның белән чәршәмбе көнне шәһәр урамнарында урнашкан контейнерлардагы чүпләрне җыеп чыгарга булдым. Дөрес, аңа караганда "эш урыныма" берәр сәгать соңрак...

Аның өчен эш вакыты иртәнге сәгать алтыдан башлана. Моның өчен аңа бер сәгать алдан торырга кирәк. Сүзем - "Мамадыш ЖКУ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә чүп-чар җыючы машина шоферы Зөфәр Вәкилов турында.
Аның белән чәршәмбе көнне шәһәр урамнарында урнашкан контейнерлардагы чүпләрне җыеп чыгарга булдым. Дөрес, аңа караганда "эш урыныма" берәр сәгать соңрак килдем. Шушы вакыт аралыгында ул инде берничә урында булырга өлгергән иде. Иске Комазан авылы егете Зөфәр торак-коммуналь хуҗалыгында уникенче ел эшли инде. Аңарчы "Мамадышсельхозхимия", "Газстрой" оешмаларында хезмәт куйган.
Аның белән дистәгә якын ноктада булырга өлгердек. Чүп контейнерларының күпчелеге әлләни тулып җитмәгән иде. Кызганычка каршы, аларның кайберләре янында савытка салынмаган көнкүреш калдыкларын да күрергә насыйп булды. Мәсәлән, Совет урамындагы 35, 37 санлы йортлар, "Миләшкәй" балалар бакчасы янәшәсендәге мәйданчыктагы өч контейнер янында газ плитәсенә тап булдык. Югыйсә, көнкүреш техникасы, иске мебель, зур картон тартмалар төяү өчен җайланмаган аның "КамАЗ" автомашинасы.
-Андый чагында әлеге урынга арба таккан тракторны чакыртабыз, - ди Зөфәр.
Яз көне кешеләрнең бакчаларыннан чыккан чүпләрне, киселгән агач ботакларын чүп савытлары яннарына ташлаулары да аларга комачаулык тудыра. Чөнки машина белән килү кыенлаша. Моның өчен килү юлын чистартырга да туры килә икән. Ә бит шәһәребездә ике ай дәвамында шимбәләр уздырыла. Калдык-постыктан, шул ук агач ботакларыннан котылу өчен җитәрлек вакыт бу. Әмма мамадышлылар арасында әлеге вакытка "сыешмаучылар" да табыла. Ничек кенә булмасын, шәһәр коммуналчылары чүп-чарга озак өелеп ятарга ирек куймыйлар. Кул астындагы барлык техникалары эшкә җигелә.
Язмам герое шәһәрнең Ушма елгасының сул як яры өлешенә хезмәт күрсәтә. Аның карамагында - 185 контейнер. Кыш көннәрендә алардагы чүпләрне тулысынча чыгару өчен көнкүреш калдыклары полигонына икешәр-өчәр рейс ясый. Яз-җәй айларында бишәр тапкыр рейс ясаган чаклар еш була икән. Аның машинасы белән йөргән вакытта шәһәр базары тирәсендәге урамнарда кешеләрнең чисталыкка битараф булуларына шаккатарсың. Чүп контейнерлары инде шыплап тулган, ә алар янәшәсенә теләсә ничек азык-төлек калдыклары чыгарып атканнар. Ә бит аларны махсус пакетларга салып, ипләп кенә куйсаң, Зөфәрнең хезмәттәше, җәмгыятьтә бер ел чамасы гына эшләүче Владимир Кузнецовка һәр мәйданчык янында кулларына көрәк алырга туры килмәс иде. Без булган чүплек мәйданчыкларының барысында да Владимир чүп савытлары янәшәсен көрәк белән чистартырга мәҗбүр булды. Кыш көнендә контейнерлардагы сулы калдыклар алар өчен зур проблемага әверелүен үзебезнең йорт янындагы мәйданчыкта урнаштырылган савытлардан да күрергә туры килде. Чөнки алар ката, бушатуы кыенлаша. Андый чагында җәмгыятьнең махсус бригадасы килеп, аларны эретергә мәҗбүр булалар. Шәһәрнең кайбер урамнары тар булу сәбәпле, аларга машина ал белән керсә, артка чигенеп кенә чыга. Коммуналчылар кар яуганнан, буранлы көннәрдән соң юл чистарту техникаларын иң беренче чиратта шундый урыннарга юнәлтәләр.
Саннар һәм фактлар
"Мамадыш ЖКУ" җәмгыяте кышкы айларда ике грейдер, төрле маркадагы дүрт төягеч, көрәкле өч "МТЗ-82", бер "Т-150" тракторлары, ун "КамАЗ" автомашиналары ярдәме белән шәһәр урамнарыннан барлыгы 92 мең кубометр кар чыгарган. Көнгә уртача - 150, елга якынча 53750 кубометр көнкүреш калдыклары чыгарыла. Җәмгыять узган ел өстәмә рәвештә 30 яңа контейнер урнаштырган, 38ен ремонтлаган. Тукай һәм Азин урамнарында ике бункер урнаштырылган. Алга таба шундый ике савытны Горький һәм Төзүчеләр урамнарына урнаштырырга исәплиләр.
Николай Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев