Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зөфәр Садыйков: “Изгелек җирдә ятмый ул!“

"Янарыш" фонды Татарстан хәйриячеләренең исемнәрен мәңгеләштергән китап чыгарды. Анда райондашыбыз Зөфәр Садыйковның да исеме бар. "Яңарыш" фондының Болгар һәм Зөя кебек тарихи һәйкәлләрне торгызуда хәйриячелек ярдәме күрсәтүче киң күңелле кешеләргә карата хөрмәте чиксез зур. Аеруча олы өлеш керткән татарстанлыларның исемнәрен махсус хәйрия китапларына кертеп, аның белән үзләрен бүләкләү күптән матур...

"Янарыш" фонды Татарстан хәйриячеләренең исемнәрен мәңгеләштергән китап чыгарды. Анда райондашыбыз Зөфәр Садыйковның да исеме бар.
"Яңарыш" фондының Болгар һәм Зөя кебек тарихи һәйкәлләрне торгызуда хәйриячелек ярдәме күрсәтүче киң күңелле кешеләргә карата хөрмәте чиксез зур. Аеруча олы өлеш керткән татарстанлыларның исемнәрен махсус хәйрия китапларына кертеп, аның белән үзләрен бүләкләү күптән матур традициягә әверелде. Быел әлеге китапның бишенче томын тулы хокуклы хуҗаларына тапшыру тантанасы 23 гыйнвар көнне үткәрелде. Бүләкләнүчеләр арасында зур оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән беррәттән, район һәм авыл халкы да бар. Анда шәһәрдәшебез Зөфәр Садыйковның исеме булуы күңелләрдә горурлык хисләре уята.
Зөфәр Минһаҗ улы 1999нчы елда Киров өлкәсеннән күченеп кайту белән хәйрия эшенә керешә. Беренче матди ярдәмен ул Кол Шәриф мәчетен төзү өчен ачылган счетка юллый. Тиз арада мәчет җитәкчелегенең рәхмәтле жавап хатын алгач, ярдәмнең билгеләнгән урынга барып җитүенә сөенеп, ул бу игелекле эшен дәвам итәргә карар кыла.
-"Яңарыш" фондына инде биш ел дәвамында акча күчереп барам. Тамчыдан күл җыела, диләр бит, без эшләгән изгелекләрне күреп, башкалар да кушыла. Балаларым, туганнарым да башкаларга һәрдаим ярдәм итеп яши. Дөресен генә әйткәндә, үземнең Болгарда да, Зөядә дә булганым юк, быел әлеге тарихи урыннарны иркенләп әйләнеп кайтырга исәп бар. Газета битләрендә басылып чыккан ярдәм сорауларны мин тыныч кына укып китә алмыйм, гел булышасым килә. Кылган яхшы гамәлләремнән рухи көч, яшәү дәрте алам, изгелек беркайчан да җирдә ятмый бит, моңа чын күңелдән ышанырга гына кирәк,-ди ул.
Республика җитәкчелеге кулыннан алган Рәхмәт хатына сөенүен яшерми.
Ландыш Бабаниязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев