Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зарланып эш чыкмас

Шәһәрдәге торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре, дәүләт торак фондына караган йортларның җаваплы затлары катнашында сишәмбе көнне узган җыелышта күп кенә проблемалар күтәрелде. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар да читтә калмады. НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ Мәгълүм булганча, кайбер төбәкләрдә тарифларның быел берничә мәртәбә артуы Россия Президенты Владимир Путинда зур канәгатьсезлек тудырды. Аларның күтәрелүе елга 6...

Шәһәрдәге торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре, дәүләт торак фондына караган йортларның җаваплы затлары катнашында сишәмбе көнне узган җыелышта күп кенә проблемалар күтәрелде. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар да читтә калмады.

НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ

Мәгълүм булганча, кайбер төбәкләрдә тарифларның быел берничә мәртәбә артуы Россия Президенты Владимир Путинда зур канәгатьсезлек тудырды. Аларның күтәрелүе елга 6 проценттан артмаска тиеш, дигән бурыч куйды ул. Бу күләм сакланырмы, юкмы, әлегә билгесез. Чөнки газчылар, электр энергиясе җитештерүчеләр бәяләрне әлеге санга караганда күбрәк арттыралар бит. Ә торак-коммуналь хезмәтләр шуларга нык бәйләнгәнен истән чыгармыйк. Коммуналь хезмәтләргә түләүләрнең зур өлеше җылылык белән тәэмин итүгә барып тоташа. Быел кыш артык салкын булмады. Җыелышта фатирларының эссе булуларыннан зарланучылар да табылды. Җылылык челтәрләре предприятиесе вәкилләре әйтүе буенча, алар урамдагы температурага карап, котельныйларында тиешле режимны саклыйлар. Хәзер җылылык үлчәү приборлары урнаштырылу да эзсез югалмый. Бүгенге көндә алар 66 йортта бар. Нәтиҗәдә, аларда яшәүчеләр 2011-2012нче ягулык сезонында 10 процентка кимрәк акча түләгәннәр. Яшерен-батырын түгел, күпкатлы йортларда гомер кичерүчеләр арасында (бу бигрәк тә элекке һәм капиталь ремонт программасына беренче эләккән йортларга кагыла) фатирларында салкын булуга зарланучылар да бар. Ә бит аларны җылытам дип, башкалар эсседә утыра алмыйлар. Мин яши торган йортта капиталь ремонт программасы гамәлгә кергән елны ремонт үткәрелде. Ул чагында стеналарны тышлау, тәрәзәләрне алыштыру булмады. Безнең фатирда да, тәрәзә-ишекләребезне үз көчебез белән алыштырганчы, температура 17-18 гардустан артмады. Җылылык батареяларына кул белән ягылырлык булмаса да. Моңа кагылышлы күп кенә мисаллар китерергә була. Шуңа күрә бу очракта бер-ике фатир аркасында калганнары ай азагында түләү кәгазендә зур сумма күрергә мөмкин. Район башлыгы Анатолий Иванов катнашында узган җыелышта ТМШ һәм ДТФ рәисләре йортларына кагылышлы күп кенә сораулар яудырдылар. Кызганычка каршы, кайбер торак милекчеләре ширкәтләрендә рәисләр юк икән. Бу аларның хезмәтләрен тиешенчә бәйләнмәү белән аңлатыла. Әмма бу проблеманы да йортларда яшәүчеләр белән уртага салып хәл итәргә була. Һәр фатирдан билгеле бер сумма җыеп, рәисләрнең, шул ук территорияләрне җыештыручыларның хезмәтләренә түләргә мөмкин. Ә соңгылары исә йортташларының ышанычларын акларга бурычлылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев