Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Законсыз тоташу яхшыга илтми

Һаман әле кайбер кулланучыларда электр энергиясен урлау гадәте бетмәгән. Әмма электр белән шаяру еш кына фаҗигага да китерә. Алабуга электр челтәрләре филиалы Мамадыш районы электр челтәрләре "Челтәр компаниясе" ААҖ начальнигы Рафаил Абдрахманов белән бу турыда сөйләшүебез юкка гына биредә ай саен үткәрелүче хезмәтне саклау көнендә узмый. -Электр энергиясе исәбенең торышы-район...

Һаман әле кайбер кулланучыларда электр энергиясен урлау гадәте бетмәгән. Әмма электр белән шаяру еш кына фаҗигага да китерә. Алабуга электр челтәрләре филиалы Мамадыш районы электр челтәрләре "Челтәр компаниясе" ААҖ начальнигы Рафаил Абдрахманов белән бу турыда сөйләшүебез юкка гына биредә ай саен үткәрелүче хезмәтне саклау көнендә узмый. -Электр энергиясе исәбенең торышы-район электр челтәрләренең төп күрсәткечләренең берсе. Безнең коллектив үзебезнең корылмалардагы һәм кулланучылар җиһазларындагы электр энергиясенең техник һәм исәп-хисап ясый торган исәбен даими камилләштерә. Бу электр энергиясен югалтуларның кимүенә юл ача. --Җәза алудан да курыкмыйча урлыйлармы? -Аңлатып китәм: җәзаның катыландырылуына һәм үзләрен куркыныч астына куюларына да карамастан. Чыбыкларны электр линияләренә атып кына элү, эретеп ябыштыру аппаратын үз белдегең белән тоташтыру (счетчик аша булса да) кыска ялганышка, линиядә көчәнешнең артуына, үзеңнең генә түгел, күршеләреңнең дә электр приборларының, җиһазларының сафтан чыгуына китерә. Бригадаларның шаяртырга яратучыларның телефоннан алдалап чылтыратулары буенча да юлга чыгу очраклары бар. Гадәттән тыш хәлләр хезмәте белән без 3-50-49, 112 телефоннарына чылтыратуларга бик тиз реакция ясыйбыз. -Гаеплеләр зыяннарны каплыймы соң? -Берсүзсез. Соңгы очракны гына алыйк: сишәмбе көнне Омарда 10-04 кВ.лы линиянең баганасы зарарланды. Гаеплегә шактый зур сумма түләргә туры киләчәк. Бу аны киләчәктә игътибарлырак булырга мәҗбүр итми калмас. Ел башыннан мондый 14 очрак теркәлде инде. Гаеплене без барыбер табабыз. Әмма аның үзенә безгә мөрәҗәгать итү файдалырак. -Ягъни, бөтенесе исәптә һәм контрольдә? -Без Электр энергиясен урлауның, аны исәпсез куллануның һәр очрагы эзенә чыгачакбыз. 2013 елның 1нче гыйнварыннан урамнарны яктыртуга да үзгәрешләр кертелә. Шәһәрдә дә, авылларда да исәп приборлары урнаштырылган булырга тиеш. Бу-яңалык түгел, электр энергиясен куллану-түләүле хезмәт, аның белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмасын өчен, алдан ук кайгыртырга кирәк. Йорт салырга керешүчеләрнең исләренә тагын бер тапкыр төшерәбез: аңлашылмаучанлыклар, проблемалар тумасын өчен, безнең белән килешү төзегез.

Әңгәмәне Наталья Якимова үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев