Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ЗАГСка–виртуаль юлдан

ТР электрон хезмәтләреннән файдалануның уңайлылыгын хәзер күпләр аңлады. Төрле өлкәләрдә мондый юлны өстен күрүчеләр саны артканнан-арта бара. Район ЗАГС бүлегенә дә теләсә нинди сорау белән өйдә утырган килеш мөрәҗәгать итәргә була. Алар турында хәбәрчебез Гөлназ Мөхәммәтҗанова бүлекнең баш белгече Фәния Гаязовадан белеште. -Фәния Шамилевна, моннан ике ел тирәсе элек гашыйк...

ТР электрон хезмәтләреннән файдалануның уңайлылыгын хәзер күпләр аңлады. Төрле өлкәләрдә мондый юлны өстен күрүчеләр саны артканнан-арта бара. Район ЗАГС бүлегенә дә теләсә нинди сорау белән өйдә утырган килеш мөрәҗәгать итәргә була. Алар турында хәбәрчебез Гөлназ Мөхәммәтҗанова бүлекнең баш белгече Фәния Гаязовадан белеште.

-Фәния Шамилевна, моннан ике ел тирәсе элек гашыйк парларга гаилә коруны теркәү тантанасы вакытын электрон юл белән билгеләү мөмкинлеге бирелгән иде. Бу алым безнең районда популярмы?

-Бүген һәркем заманадан калышмаска, һәр яңалыкны тиз арада үзләштерергә күнеккән. Бигрәк тә яшьләр. Гаилә теркәү тантанасы вакытын электрон формада броньлау алымына да райондашларыбыз бик тиз күнектеләр. Бүгенге көндә мондый чараларга әзерләнүчеләр 100 процент электрон хезмәтләрдән файдалана дияргә була.

-Мәгълүм булганча, ЗАГСка электрон хезмәтләр аша мөрәҗәгать итүнең мөмкинлекләре хәзер моның белән генә чикләнми...

-ЗАГС бүлекләрендә моңа кадәр электрон формада гаилә теркәү вакытын билгеләү мөмкинлеге генә бар иде. Хәзер гаилә коручылар тантана оештыруга гаризаны да шул ук тәртиптә жибәрә ала. Болардан тыш, бала тууны, үлүне, аерылышуны, исем алыштыруны, уллыкка яки кызлыкка алуны теркәү, шулай ук кабат таныклыклар бирү, ягъни югалган документ урынына яңасын алу, документлардагы ялгышларга төзәтмәләр кертү мәсьәләләрен шушы юл белән хәл итәргә була. Мәсәлән, ниндидер бер документыгызда хәреф хатасы бар икән, аны төзәтү өчен район ЗАГС бүлегенә килү көнегезне күрсәткән гаризаны сез Интернет аша безгә юллыйсыз. Без, үз чиратыбызда, тиешле документларны барлап куябыз һәм сез килгәч, үзегездәгеләрен кабул итеп алып, төзәтү эшләрен башлап җибәрәбез. Шулай итеп, сезгә монда килгәч вакыт уздырып, чират көтеп утырырга туры килмиячәк.

-Электрон хезмәтләрнең мондый юлларыннан файдаланучылар бармы? Аларны халык аңладымы әле?

-Бүгенге көндә алда санап үтелгән хезмәтләрдән безнең районда күбрәк бала тууны теркәү бүлегенә мөрәҗәгать итәләр. Башка юлларны сайлаучылар да бар. Шулай да, гаилә теркәү вакытын броньлау төре кебек үк, болары да алга таба зур популярлык алыр дип ышанам. Бүлеккә килеп, мондагы хезмәткәрләрнең башкаларның эшләрен төгәлләгәнен көтеп торганга караганда, үзеңә уңайлы вакытта килер өчен алдан гариза биреп кую күпкә уңайлырак бит. Моның бер авырлыгы да юк. Өеңдә Интернетың булса, "Татарстан Республикасында электрон хезмәтләр"гә, аннан "ЗАГС" бүлегенә керәсең. Анда бар да яхшылап аңлатыла.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев