Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ҮЗ КЕШЕ

Язмыш җилләре кешеләрне кайларга гына илтеп ташламый. Әниемнең туган авылы Югары Сонда да ерак Украинаның Львов өлкәсендә туып-үскән Зоя апа Әхмәтҗанова яши. Әбием cөйләвен тыңлагач, аның тормыш юлы минем өчен бик гыйбрәтле тоелды. СӨМБЕЛ НИГЪМӘТУЛЛИНА, Кече Сон мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы 1966 елда, Украинада хезмәт иткән Рашат абый Әхмәтҗанов армиядән...

Язмыш җилләре кешеләрне кайларга гына илтеп ташламый. Әниемнең туган авылы Югары Сонда да ерак Украинаның Львов өлкәсендә туып-үскән Зоя апа Әхмәтҗанова яши. Әбием cөйләвен тыңлагач, аның тормыш юлы минем өчен бик гыйбрәтле тоелды.

СӨМБЕЛ НИГЪМӘТУЛЛИНА,

Кече Сон мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы

1966 елда, Украинада хезмәт иткән Рашат абый Әхмәтҗанов армиядән өйләнеп кайтып, бөтен авылны шаккаттыра. Ә Зоя апа бу якларны үз итә, тырышып татар телен өйрәнә hәм гомерлеккә төпләнеп кала. Озак та үтми, сыер савучыларны ял иттерергә дип, фермага эшкә чакыралар аны. Шуннан егерме сигез ел cыер савучы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. 1988 елда, 22 ел гомер иткәннән соң, каты авырып, чит-ят җирдә Зоя апаның үзен генә калдырып, Рашат абый якты дөньядан китеп бара. Ләкин үзе генә түгел ул. Аның hәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган хезмәттәшләре, авылдашлары бар! Сынмый, сыгылмый Зоя апа, чөнки аңа дүрт баласын - өч кыз hәм бер малаен аякка бастырырга кирәк. Балалар үсеп, тормышлар көйләнеп кенә килә дигәндә, язмыш аны тагын бер кат сыный. Үсеп җитеп, олы тормышка аяк баскач кына, бердәнбер улы, өмете Рөстәм дә фаҗигале төстә үлеп китә. Бүгенге көндә Зоя апа өч кызына терәк, киңәшче, сөекле әни, ә тугыз оныгына яраткан әби. Шәhәрдә яшәсәләр дә, кызлары әниләре янына еш кайталар. Җәй көне, каникул вакытларында аның өеннән бала-чага өзелми. Ерак Украина белән дә элемтәдә Зоя апа. Анда яшәүче ике сеңлесе белән телефон аша аралашып тора ул. Җиде ел элек кунакка да барып кайта алган. Язмышыннан зарланмый. Туган җиреннән ерак яшәсә дә, бәхетен гади бер татар авылында тапкан. Авыл халкы да аны үз итә. Очраган hәрбер кеше белән уртак тел таба, киңәшен бирә ул. Җәй көне җиләк, гөмбә, шифалы үләннәр җыя, алардан төрле кайнатма hәм салатлар әзерли, ә кыш көне шулар белән авыл халкын сыйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев