Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юллар–тормыш артериясе

Апрель аенда "Татавтодор" җәмгыятенең Мамадыш филиалы тарафыннан дүрт мең квадрат метрга якын мәйданда юл чокырлары ремонтланган. Моның өчен 400 тоннадан артык кайнар асфальт кулланганнар. Юллардагы чокырларны ямауга "Татавтодор" җәмгыятенең Мамадыш филиалы 3 бригадасын җәлеп иткән. Аларның берсе бу көннәрдә Красная Горка урамнарын ремонтлау белән шөгыльләнде. Калган икесе Мамадыш-Кукмара юлында. Җәмгыять...

Апрель аенда "Татавтодор" җәмгыятенең Мамадыш филиалы тарафыннан дүрт мең квадрат метрга якын мәйданда юл чокырлары ремонтланган. Моның өчен 400 тоннадан артык кайнар асфальт кулланганнар. Юллардагы чокырларны ямауга "Татавтодор" җәмгыятенең Мамадыш филиалы 3 бригадасын җәлеп иткән. Аларның берсе бу көннәрдә Красная Горка урамнарын ремонтлау белән шөгыльләнде. Калган икесе Мамадыш-Кукмара юлында. Җәмгыять мастеры Марсель Нигъмәтҗановның 10 кешелек бригадасы Дүсмәт авылы эчендәге юлда, шул ук составтагы чираттагы төркем Козгынчы авылы каршында хезмәт куйды. Марсель Нигъмәтҗанов әйтүенчә, быел аның бригадасы юллардагы тишекләрне томалауга 17нче апрель көнне керешкән. "Көнгә уртача 220 квадрат метр мәйданда эш башкарабыз",- ди мастер. Моның өчен 28 тонна кайнар асфальт кулланыла. Чималны бирегә термос белән җиһазландырылган "МАН" машинасында китерәләр. Бер рейска 14 тонна кайнар асфальт керә икән. Термосның бер өлешен битум эмульcиясе алып тора. Аны фреза белән кырдырып алынган һәм һава өрдергеч белән чистартылган участокка сиптерәләр. Бераздан аның өстенә кайнар асфальт салына... Инде хәзер бу урынны тигезләргә дә мөмкин. Беренче карашка кечкенә генә тоелган АММАН катогы 3 тонна авырлыкта икән. "Бу махсус чокырлар ремонты өчен чыгарылган",-ди юлчылар. Урынны да күп алмый, тиз хәрәкәтләнә. Марсель Нигъмәтҗановның юл тармагында эшли башлаганына 11 ел тулган: "Бу дәвердә үзгәрешләр шактый булды. Елдан-ел эш процессы җиңеләя бара. Элек бу эшләрнең күбесен кул белән башкара идек. Асфальт арбадан көрәк белән бушатылды. Битум җылыткычны аерым тракторга тагып йөри идек. Хәзер заманча техника, яңа технологияләр кулланыла",-ди. Юлчыларның эш көне иртәнге җидедән кичке бишләргә кадәр дәвам итә. Чокырлар ямауга айлык план билгеләнә. Апрель аенда бу сан 3772 квадрат метрны тәшкил иткән. Майда саннар бераз кими төшә, ди юлчылар. Бу ай азагына алар ямаулар салу эшен төгәлләргә дә ниятли.

Илнур Юнысов

Юлчылар кызу эштә. Фаил Шәйхетдинов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев