Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлларга тузан кундырмый

Әти-әнисе бәхет эзләп шахталарга чыгып китү сәбәпле, ерак Кемерово якларында дөньяга килсә дә, Мансур Сафин үзенең туган ягы дип Мамадышыбызны саный. Шәһәребездә балачак һәм мәктәп еллары узган аның. Мамадышыбызга багышлап шигырьләр китабы да чыгарды, төбәгебез тарихын ачыклауга да үз өлешен кертте ул. Рәхмәтле мамадышлылар район мәдәният йортында зурлап аның 65...

Әти-әнисе бәхет эзләп шахталарга чыгып китү сәбәпле, ерак Кемерово якларында дөньяга килсә дә, Мансур Сафин үзенең туган ягы дип Мамадышыбызны саный. Шәһәребездә балачак һәм мәктәп еллары узган аның. Мамадышыбызга багышлап шигырьләр китабы да чыгарды, төбәгебез тарихын ачыклауга да үз өлешен кертте ул.

Рәхмәтле мамадышлылар район мәдәният йортында зурлап аның 65 яшьлек юбилеен үткәрделәр.
-"Риваятьле як Мамадыш" ("Край былинный Мамадышский") китабыгыз буенча укучыларыбыз туган төбәгебез тарихын өйрәнәләр. Шәһәребезгә багышланган шигырьләрегезне яттан сөйлиләр. Композиторларыбыз аларны көйгә салалар. Ерак араларны якын итеп, мәктәпләргә очрашуларга кайтып җитәсез. Җирле шагыйрьләребезнең бик күп шигырьләрен русчага тәрҗемә иттегез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, районыбыз җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырып.
Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, Кол Гали, Хөсәен Ямашев, Шәйхи Маннур исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, тарихчы Мансур Сафин - республика күләмендә күренекле шәхес. Өлкәннәр һәм балалар өчен дистәдән артык китабы дөнья күрде. Марина Цветаева, Владимир Высоцский шигырьләрен тәрҗемә итеп, аерым җыентыклар итеп бастырды. Юбилей тантанасына кайткан якташыбыз Шаһинур Мостафин Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбановның Мансур әфәнденең әдәби эшчәнлеген югары бәяләгән Рәхмәт хатын тапшырды. Удмуртиядә яшәп иҗат иткән шагыйрь Риза Шәфинең шигырьләрен русчага тәрҗемә итеп китап итеп чыгарган өчен, Мансур Сафинга Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлегенең әлеге әдип исемендәге премиясе дә тапшырылды. Кичәдә әдип бүгенге көндә гомер кичерүче Чаллы төбәгеннән дә кунаклар шактый иде. Людмила Ткачук якташыбызның Чаллыга багышланган берничә шигырен көйгә салган. Композитор аларның икесен башкарды. Чаллының "Ләйсән" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәлиуллина, шәһәр китапханәсе директоры Валентина Ибраһимова, "Урал" хәйрия фонды җитәкчесе, язучы Рәкыйп Әбделманов, композитор һәм шагыйрь Валерий Лапкушев та җылы тәбрикләүләрен җиткерделәр. Җирле шагыйрьләребез һәм язучыларыбыз Вәрис Гали, Вахит Имамов, Рәим Гобәй, Рәсимә Галиева, Гөлнур Васыйлова, Әнисә Ямалиева, Владимир Калашников, Любовь Коронова, Таисия Мелихова котлап, бүләкләр тапшырдылар, шигырьләр багышладылар. Мансур әфәнде Мамадыш шагыйрьләренең күп кенә шигырьләрен русчага тәрҗемә итте. Шигырьләрен китап итеп чыгаруда да ярдәм итә. Туган төбәк тарихын өйрәнү музее хезмәткәре Гөләндәм Давыдова да якташыбызның музейны яңа материаллар белән тулыландыруда гел булышып торуын әйтте. Кичәдә юбилярның шигырьләре дә җырлары да күп яңгырады. Кызыклы һәм файдалы очрашу анда катнашкан мәктәп укучылары йөрәгенә шифалы иҗат орлыклары булып яткандыр.
Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев