Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юллар, юллар, инде ничә еллар

Тәмам юл беткән берничә урамга "Омар" АФ территориясендә урнашкан карьердан чыгарылган сыйфатлы балчык белән вак таш җәелә. Өстенә исә асфальт катнашмасын түшәү планлаштырыла. Юл салучылар карамаганда 2 КамАз машинасы һәм 1 экскаватор. 1 КамАз авыл җирлегенеке булса, 1 се эшмәкәр Ринат Дәүләтшинныкы. Мамадышта туган, Омар авылында яланаяклы балачагы үткән, Ринат...

Тәмам юл беткән берничә урамга "Омар" АФ территориясендә урнашкан карьердан чыгарылган сыйфатлы балчык белән вак таш җәелә. Өстенә исә асфальт катнашмасын түшәү планлаштырыла. Юл салучылар карамаганда 2 КамАз машинасы һәм 1 экскаватор. 1 КамАз авыл җирлегенеке булса, 1 се эшмәкәр Ринат Дәүләтшинныкы. Мамадышта туган, Омар авылында яланаяклы балачагы үткән, Ринат Дәүләтшин бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәсә дә, туган ягына бик еш кайта. Туган төбәгенә ярдәм итәргә ул ризалык белән алынган. Заключье урамындагы бер чакрым араны ул үз финансларына ремонтларга теләк белдерде.
- Мөмкинлек булганда ник ярдәм итмәскә. Хан заманында әби-бабайларыбыз авыр ташларны иңнәренә салып үз күллары белән юл төзегәннәр. Хәтерлим әле, Вандовкага чаклы сузылган, рәт-рәт итеп салынган ташлы патша заманы юлларын. Ә бүген кул астыбызда транспорт, материал булганда, ник иренеп торырга, ди эшмәкәр.
Яшьләр урамы буйлап элек тирән канаулар булган. Алар буйлап шарлап су аккан. Шул сәбәпле, кешегә, транспорт чарасына биредән йөрү кыен иде. Өстәвенә, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә торгызылган һәйкәл дә шул урамда. Хәзер вәзгыять уңай якка үзгәрергә тора. Яшьләр урамының 400 метрына инде вак таш җәелгән. Тагын Совет урамының 700 метр юлын да төзекләндерергә уйлыйлар. Барлык эшләр дә үзара салым хисабына җыелган акчаларга башкарыла. Референдум нәтиҗәсендә халыктан 100 мең сум акча җыелса, Дәүләт программасы нигезендә җирлеккә кабат 400 мең сум күләмендә субсидия бирелде. Шуның 325 меңенә юлларны төзекләндерергә уйлыйбыз,ди җирлек башлыгы Мулланур Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев