Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлда яшь инспектор

Елдан-ел шәһәребездә автотранспорт чаралары күбәя бара. Димәк, урамнарда киеренкелек тә арта дигән сүз. Яшерен-батырын түгел, бу юл-транспорт һәлакәтләренең дә күбәюенә китерә. Иң аянычлысы-аларда балалар зыян күрә. Николай Михайлов "Абый, каешың эләктерелмәгән"! Юлларда балалар катнашында һәлакәтләрне кисәтү максатында, җөмһүриятебездә "Игътибар, балалар!" акцияләре үткәрелә. Соңгысы 20нче августта башланып, бер ай дәвам итте....

Елдан-ел шәһәребездә автотранспорт чаралары күбәя бара. Димәк, урамнарда киеренкелек тә арта дигән сүз. Яшерен-батырын түгел, бу юл-транспорт һәлакәтләренең дә күбәюенә китерә. Иң аянычлысы-аларда балалар зыян күрә. Николай Михайлов "Абый, каешың эләктерелмәгән"! Юлларда балалар катнашында һәлакәтләрне кисәтү максатында, җөмһүриятебездә "Игътибар, балалар!" акцияләре үткәрелә. Соңгысы 20нче августта башланып, бер ай дәвам итте. Әлеге чарада районыбыз, бигрәк тә шәһәр мәктәпләре аеруча активлык күрсәттеләр. Август азакларында Мамадыштагы 1нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбендә эшләп килүче хәрәкәтнең яшь инспекторлары отряды әгъзалары белән шәһәр урамнарында рейдта катнашырга насыйп булды. Үзәк мәчет янында дүрт яшь инспектор - Ислам Вафин, Азат Вәлиуллин, Адель Сафин һәм Дамир Нәфыйков таләпләре буенча Азин урамыннан узып баручы габарит утлары яндырылмаган, водитель, яисә пассажиры саклану каешларын эләктермәгән автомобильләр бер карусыз туктадылар. Балалар аларга кимчелекләрен күрсәттеләр, махсус әсбаплар тапшырдылар. Шунысына игътибар иттем, алар белән рейдка чыккан ЮХИДИ хезмәткәре Рамил Шиһапов яшь инспекторлардан читтәрәк, күзгә күренмичә торды. Шулай булуга карамастан, водительләр яшь инспекторларның таләпләрен каршылыксыз үтәделәр, үзләренең адресларына төбәп әйтелгән кимчелекләрне җылы кабул иттеләр. Урамны тиешле булмаган урыннан аркылыга чыгучы балаларга, өлкәннәргә дә "эләкте" алардан. Әмма беркем дә каршы дәгъва белдермәде, киресенчә, күрсәткән кимчелекләрне бетерергә вәгъдә бирделәр. Скутерга утырган бер яшүсмер генә аларның яннарыннан выжылдап узып китте. "Яшем тулса, карарбыз" Берничә көннән соң әлеге егетләр белем ала торган 1нче санлы мәктәптә булдым. Юл йөрү кагыйдәләре буенча "астыртын" сорауларыма Ислам, Азат, Эвелина Акбашева һәм Диана Иванова төпле җавап бирделәр. Бүген яшьтәшләренең скутерлар белән, юл йөрү кагыйдәләрен инкарь итеп, шәһәр урамнарын иңләүләренә карата фикерләре белән дә кызыксындым. "Мөмкинлегебез бар әлеге ике тәгәрмәчле техниканы алырга. Әти-әнием дә каршы килмәсләр иде. бу турыда авыз ачарга хокукым юк дип саныйм. әлеге техника төрендә 16 яшькә чаклы йөрергә ярамый, дигән канунның барлыгын белә торып, мин аңа ничек утырыйм," - дип җавап бирде Ислам. Узган ел "Куркынычсыз тәгәрмәч" Бөтенроссия конкурсының район этабы җиңүчесе Азат Вәлиуллин да аның белән бер фикердә иде. "Ниндидер скутерга утырганчы, бүгенге көндә җәяү дә сак йөрергә кирәк. Үзегез күреп торасыз, шәһәр урамнары кайбер чагында автомашиналар ташкынына әверелә. Шуңа күрә, җәяүлеләр бары тик тротуарлардан, юлдан ераграк урыннардан йөрсеннәр иде. Моның өчен шәһәребездә бөтен мөмкинлекләр тудырыла. Соңгы елларда күпме озынлыкта тротуарлар сузылды. Алар бит матурлык өчен генә түгел, җәяүлеләргә дип салынганнар," - ди ул. Эвелинаны балаларның велосипедка утыргач, ике "тәгәрмәчле дуслар"ы белән техникалар йөри торган урамнарга чыгуы борчый. "Ә бит велосипедта урамда йөрү 14 яшьтән соң гына рөхсәт ителә. Йорт яннары территорияләрен, балалар мәйданчыкларын велосипедта йөрерлек итеп ясаганнары өчен район һәм шәһәр җитәкчеләренә рәхмәт әйтергә кирәк," - дип белдерде ул. "Бүген урам аша өлкән яшьтәгеләрне чыгару күренешләре сирәк очрый. Мактануым түгел, берничә мәртәбә абый-апаларны урамның икенче ягына чыгарга ярдәм иттем. Аннары водительләр арасында шәһәр урамнарында йөрү тизлеген сакламаучылар бар. Бит һәлакәтләрнең күпчелеге әнә шуның белән бәйле. Юл билгеләренә дә игътибар итсеннәр иде," - дип әңгәмәбезгә Диана кушылды. Миллионер мәктәп Шәһәрдәге 1нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе быел яз 1 миллион сумлык "Юл әлифбасы" грантын отты. Әлеге суммага велосипедлар, ике яшь категориясе өчен картинглар, квадроцикллар, автотренажерлар алырга ниятлиләр. Шунысы игътибарга лаек, конкурста катнашкан утыз мәктәп арасында мондый бәхет җөмһүриятебездә бары тик икесенә генә елмайды. Үткәнгә күз салсак, 45 еллык тарихы булган әлеге белем йорты 1969нчы елда ук ТАССР Министрлар Кабинеты карары нигезендә "В" һәм "С" категорияле водительләр әзерли башлый. Шушы дәвер эчендә меңнән артык кеше кулларына таныклык алган. Бүгенге көндә биредә ике йөк, төрле класстагы дүрт җиңел автомобиль бар. Шул ук вакытта, мәктәптә озак еллар дәвамында 3-5нче сыйныфлар өчен дәрестән тыш хәрәкәтнең яшь инспекторлары отряды җитди эшчәнлек алып бара. Алар белән үз эшенә фанатларча бирелгән Разин Вильданов җитәкчелек итә. Юл йөрү кагыйдәләрен (ЮЙК) өйрәнү өчен заманча техника кулланыла. Шуның нәтиҗәсе, мәктәпнең төрле конкурсларда беренчелекне беркемгә дә биргәне юк. Июнь аенда белем йортының яшь инспекторлары командасы, район конкурсында иң күп балл җыеп, беренче урынны яулады. Шәхси беренчелектә Ислам Вафинга тиңнәр табылмады, ә Азат Вәлиуллин белән Виктория Демина икенче булдылар. Укучыларның юл-транспорт һәлакәтләренә соңгы тапкыр кайчан тарыганнарын да хәтерләми Разин әфәнде. Яшь инспекторлар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейдларга еш чыгалар. Белем бирү йортында балалар һәм ата-аналар катнашында гаилә спорт залы бәйгеләре оештырыла икән, анда юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы элементлар кертелмичә калмый. Сыйныф җитәкчеләре дәресләр тәмамланганнан соң балаларны өйләренә озатканда урамнарда сак булырга кирәклеген даими рәвештә искә төшереп торалар. Моннан ике ел элек балалар рәсем конкурсында мәктәп янында "Зебра" һәм "Җәяүлеләр чыгу урыны" билгеләре ясаган эшләрен шәһәр җитәкчеләренә күрсәткәч, Мамадыш урамнарына өстәмә рәвештә мәктәпләр, балалар бакчалары, гомумән, балалар күп йөри торган җирләргә "Җәяүлеләр чыгу урыны" билгеләре урнаштырылды. Мәктәп территориясендәге районыбызда бердәнбер булган велошәһәрчек тә буш тормый. Түбән сыйныфларда укучы балаларның яраткан урынына әверелә ул. Җәен аның территориясе шау чәчәккә күмелеп утыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев