Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл яу кырын хәтерләтмәсен

Юл хәрәкәте иминлеге сагында торучылар өчен тагын бер киеренке ел артта калды. Узган елга нәтиҗәләр ясавын сорап, махсус хәбәрчебез Россия ЭЭМның Мамадыш районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы САМАТ МӨХӘММӘТҖАНОВКА берничә сорау белән мөрәҗәгать итте. -Самат Хәсәнович, төбәгебездә транспорт чараларының саны артуы һәркемгә мәгълүм. Аларның һәрберсен исәптә тотарга, үзвакытында дәүләт техник...

Юл хәрәкәте иминлеге сагында торучылар өчен тагын бер киеренке ел артта калды. Узган елга нәтиҗәләр ясавын сорап, махсус хәбәрчебез Россия ЭЭМның Мамадыш районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы САМАТ МӨХӘММӘТҖАНОВКА берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

-Самат Хәсәнович, төбәгебездә транспорт чараларының саны артуы һәркемгә мәгълүм. Аларның һәрберсен исәптә тотарга, үзвакытында дәүләт техник күзәтүе үткәрергә кирәк бит.

-ЮХИДИ бүлегендә транспорт чараларының аерым төрләре буенча техник диагностикалаштыруны кулланып, аларга дәүләт техник күзәтүе үткәрү РФ ЭЭМның 2000нче елның 7нче декабрендәге 1240нчы санлы боерыгына нигезләнеп башкарыла. Бүгенге көндә районда 9901 автомототранспорт исәптә тора. Узган ел дәүләт техник күзәтүе һәм автотранспортны теркәү төркеме тарафыннан 2460 автомашина исәпкә куелды. Шуларның 803е-тәүге мәртәбә. Аларның 59ы гына юридик затларныкы.

-Юлларның торышы, торак пунктларында юл билгеләре белән проблемалар хәзер дә җитди булып кала бирә.

-Бүлектәге юл күзәтчелеге хезмәте шәһәрдәге һәм район территориясендәге урам-юл челтәрләрен ремонтлауга, эксплуатацияләүгә һәм аларның торышларына күзәтчелек итә. Кызганычка каршы, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренең тупас бозылуында тиешле күләмдә юл билгеләренең булмавы да әһәмиятле роль уйный. Мамадышның үзенә генә дә алар унлап кирәк. Бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге һәм гомумбелем бирү учреждениеләре янында. Әлеге һәм башка кимчелекләрне бетерүләрен таләп итеп җаваплы затларга 67 предписание җибәрелде.

-Соңгы елларда, сөбханалла, юл-транспорт һәлакәтләрендә балалар арасында фаҗигале үлемнәр юк, тән җәрәхәтләре алучылар саны да кими.

-Балалар арасында юл-транспорт травматизмын кыскарту, "2006-2012"нче елларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру" Федераль максатчан программасы кысаларында балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә шактый җитди чаралар үткәрелде. Аларның күпчелеге эзсез югалмас дип уйлыйм. Җирле матбугат, радио һәм телевидениенең эшчәнлекләрен дә югары бәяләп үтәр идем. Бүлек хезмәткәрләре даими рәвештә газета битләрендә, эфирда чыгышлар ясыйлар. Балалар арасында төрле конкурслар, ярыш-бәйгеләр, тематик кичәләр, гамәлиятләр оештырыла.

-Самат Хәсәнович, узган елгы юл-транспорт һәлакәтләренә анализ ясасагыз иде.

-Былтыр Мамадыш районы юлларында 111 юл-транспорт һәлакәте булып, аларда 18 кешенең гомере өзелде, 114е төрле тән җәрәхәтләре алды. Авыр фаҗигале һәлакәтләрнең 38е Мәскәү-Уфа юлына туры килә. Анда 11 кеше һәлак булды, 54 кеше яраланды. Балалар катнашында теркәлгән 11 юл-транспорт һәлакәтендә 11 бала тән җәрәхәте алдылар. Юллардагы бәлаләрнең 108енә водительләр гаепле. Шуларның 9ы-дәүләт транспортын йөртүчеләр. Кызганычка каршы, район юлларында былтыр һәлакәтләрнең саны аннан алдагы елдан 2 мәртәбәгә артык булды һәм 40 ка җитте. Нәтиҗәдә 6 кешенең гомере (2011нче елда-2) өзелде, 52сенә (2011дә-24) медицина ярдәме кирәк булды. Тагын бер кызык фактка тукталып китмичә булмый. Узган ел һәлакәтләрнең 18 проценты якшәмбедә теркәлгән. Аннан соң җомга һәм шимбә көннәре килә. Юллардагы фаҗигаләрнең килеп чыгуында иң беренче урында тизлекне арттыру тора. Шуңа күрә юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренә шул ук тизлекне арттыручыларга, кагыйдә бозып, алдагы техниканы әйләнеп узучыларга, исерек хәлдә руль артына утыручыларга карата аеруча катгый чаралар күрү бурычы куелды.

Әңгәмәдәш НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев