Нократ

Юл тәртип һәм хөрмәт сорый

Өлкәннәрнең салкын, җавапсыз карашы, балаларның игътибарсызлыгы, яшүсмерләрнең үз-үзләренә ышанганлыгы-болар юл-транспорт һәлакәтләренә, кайтарып алып булмаслык югалтуларга, балалар үлеменә, үкенечләргә китерүче төп сәбәпләр. 20нче августтан башланып киткән "Игътибар, балалар!" профилактик чара барышында без мәктәп, балалар бакчалары тирәләрендә юл хәрәкәтен күзәтүгә тагын да зуррак игътибар бирдек. Өч ай буе дәвам иткән каникуллардан яңадан...

Өлкәннәрнең салкын, җавапсыз карашы, балаларның игътибарсызлыгы, яшүсмерләрнең үз-үзләренә ышанганлыгы-болар юл-транспорт һәлакәтләренә, кайтарып алып булмаслык югалтуларга, балалар үлеменә, үкенечләргә китерүче төп сәбәпләр. 20нче августтан башланып киткән "Игътибар, балалар!" профилактик чара барышында без мәктәп, балалар бакчалары тирәләрендә юл хәрәкәтен күзәтүгә тагын да зуррак игътибар бирдек. Өч ай буе дәвам иткән каникуллардан яңадан уку чорына күчү мәктәп укучыларының шәһәр тормышы агымына, юллардагы кызу хәрәкәткә тиз генә күнегеп бетә алмавы белән характерлана. Нәкъ менә хәзер мәктәпләргә баручы-кайтучы балалар, руль артына утырган водительләр аеруча игътибарлы һәм сак булырга тиеш. Статистика мәгълүматлары күрсәткәнчә, юл йөрү кагыйдәләрен бозулар арасында тизлекне арттыру иң киң таралганы булып кала бирә. Агымдагы елның 8 аенда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан шундый 43362 очрак теркәлде. Бу барлык кагыйдә бозуларның 93 процентын тәшкил итә. Водительләр тизлекне арттыруның һәлакәткә китерергә мөмкин булуын аңлап бетерергә теләмиләр. Педальгә ныграк басып, тизлекне һаман саен арттыра барып каядыр ашкыну гомерлек үкенечкә китереп җиткерүе дә бар бит! Мисал өчен мин әле күптән түгел генә Арча районында булган вакыйга турында сөйләр идем. Кунакка кайткан 29 яшьлек егет, спиртлы эчемлек кулланган хәлдә зур тизлек белән балыктан кайтып килгәндә, борылышка сыймыйча каршы як полосага чыга һәм кюветка төшә. Нәтиҗәдә, водитель үзе, машинага куркынычсызлык ремене һәм балалар креслосыннан башка утырган 15 һәм 8 яшьлек балалар хастаханәгә китерелә. 8 яшьлек күрше малае шунда җан бирә. Транспорт чаралары белән идарә итүчеләр, шундый аяныч хәлләрне истә тотып, үзләре, пассажирлары һәм юлдагы җәяүлеләр турында уйлап, руль артында саграк йөрсеннәр иде. 2012 елның сигез аенда безнең Мамадыш районы территориясендә 80 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 102 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды, 11 кешенең гомере өзелде. Кызганыч, күрсәткечләр узган елгыларыннан да артып китә. 2011 елның шушы чорында һәлакәтләр саны быелгыдан 14 процентка кимрәк булган. Быел юл-транспорт фаҗигаләре нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлашучылар саны 22 процентка кимеде, ә җәрәхәтләнүләр 24 процентка артыграк. Юлларда балалар катнашындагы һәлакәтләр санының да узган елдагыдан артуы күзәтелә. Узган ел 4 бала зыян күргән булса, агымдагы елны тән җәрәхәтләре алучы балалар саны инде сигезгә җитте. Транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә, әти-әниләргә, балаларга мөрәҗәгать итеп, тагын бер кат игътибарлы булуларын сорыйсы килә. Юлда сез берүзегез генә түгел. Кагыйдәләрне төгәл үтәсәк, юл хәрәкәтендә катнашучы һәр җәяүлегә, транспорт чарасына хөрмәт белән карасак, һәлакәтләр саны һәм ачы күз яшьләре, һичшиксез, кимер иде. Хәерле, имин юллар!


Илдус Гайнетдинов, ЮХИДИ начальнигы вазыйфаларын башкаручы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 16 января 2018 в 10:27
    На базе спортивного комплекса "Дружба" прошла новогодняя елка
  • 15 января 2018 в 10:00
    В Мамадышском районе выявлена незаконная рубка леса
  • 9 января 2018 в 14:56
    В Мамадыше золотую свадьбу отметила семья Шаяхметовых
  • В Мамадыше наградили победителей конкурса, приуроченного к Дню матери
  • 26 декабря 2016 в 12:41
    Частные объявления Керамзитные БЛОКИ (стеновые, перегородочные), цемент. Бесплатное хранение. Доставка манипулятором. ул.Кашапова, 1Д (рядом с ГИБДД). Тел.: 8-927-476-97-01 РЕМОНТ  стиральных машин на дому. Выезд по деревням. Гарантия. Тел.: 8-962-578-16-36, 8-917-248-03-61 РЕМОНТ  автоматических стиральных машин, холодильников. Тел.: 8-917-903-65-87 НАТЯЖНЫЕ ПОТОЛКИ любой сложности - 100 руб./кв.м. Гарантия 15 лет. Быстро. Чисто. Тел.: 8-937-595-88-41