Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ЮХИДИ сак булырга чакыра

Еш үзгәрүчән һава шартлары белән бәйле рәвештә, ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсе автомобильчеләрне юлларда сак булырга, мөһим булмаганда шәһәр читенә чыгып йөрмәскә чакыра. Дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә: водитель юл-метеорология шартларына туры килерлек тизлекне сайларга тиеш. Язгы һаваның еш үзгәрүчәнлеге, кар һәм яңгырлар юл-транспорт һәлакәте мөмкинлеген бермә-бер арттыра, шуңа күрә...

Еш үзгәрүчән һава шартлары белән бәйле рәвештә, ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсе автомобильчеләрне юлларда сак булырга, мөһим булмаганда шәһәр читенә чыгып йөрмәскә чакыра. Дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә: водитель юл-метеорология шартларына туры килерлек тизлекне сайларга тиеш. Язгы һаваның еш үзгәрүчәнлеге, кар һәм яңгырлар юл-транспорт һәлакәте мөмкинлеген бермә-бер арттыра, шуңа күрә водитель аеруча игътибарлы булырга тиеш. каршы як полосага чыгулардан тыелырга киңәш ителә. водитель һәм пассажирлар барысы да куркынычсызлык каешларын эләктерергә, ә балигъ булмаган балалар махсус креслоларга утыртылырга тиеш. Сак булыгыз, имин юллар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев