Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Югары бәяләделәр

Район басуларын очып әйләнгәннән соң, хуҗалыклар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда: "Мамадышта игенчелек культурасы бер тигез. Иң мөһиме-чуар түгел. Тагын да күтәреп җибәрсәң, бик яхшы булыр иде,"-диде Марат Әхмәтов. Республикабыз җитәкчеләре районнарда кыр эшләренең барышы белән танышуларын дәвам итәләр. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Премьер-министр урынбасары-Авыл хуҗалыгы...

Район басуларын очып әйләнгәннән соң, хуҗалыклар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда: "Мамадышта игенчелек культурасы бер тигез. Иң мөһиме-чуар түгел. Тагын да күтәреп җибәрсәң, бик яхшы булыр иде,"-диде Марат Әхмәтов. Республикабыз җитәкчеләре районнарда кыр эшләренең барышы белән танышуларын дәвам итәләр. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Премьер-министр урынбасары-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры узган атнада вертолетта Мамадыш районы бусаларын очып әйләнделәр, уракның, салам җыюның, көзге чәчү өчен туфрак әзерләүнең барышыннан канәгать калуларын әйттеләр. "Төрле районнарда булганнан соң, быел республика буенча 3,5 миллион тонна ашлыкны суктырып алачакбызга һәм халыкны икмәк белән тәэмин итәргә мөмкинлегебез булачагына ныклап ышандык",-диде Фәрит Хәйруллович. Марат Готович көннәр артык коры торганлыктан, башактагы ашлыкның кибә башлавын, көн саен гектардан берәр центнер биологик югалту баруын искәртте һәм хуҗалыклар җитәкчеләрен өлгереп җиткән игеннәрне тизрәк һәм югалтуларсыз җыеп алырга чакырды. "18нче августка-укытучыларның республика конференциясенә уракны төгәлләсәгез, Президентыбызга зур бүләк булачак,"-диде ул. "Һәр көн, һәр ай продукция җитештерүне үстерүгә эшләсен, районның республикадагы өлеше ике процентка җитсен,"-дигән теләген дә җиткерде. Мамадышта игенчелек культурасының бик күпләр белән чагыштырганда югарырак булуын, терлекчелекнең соңгы вакытларда гомумән алга китүен искәртте. Дәүләт Советы рәисе республика Хөкүмәте тарафыннан сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга күрсәтелә торган ярдәмнең ничек килеп җитүе белән дә кызыксынып алды. Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов сыерларның баш саны арта баруын, сарыклар буенча республикада икенче урынга чыгуыбызны әйтте. Авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче югары уку йортларына быел 34 егет һәм кызыбызны җибәргәнебезне ишеткәч, кунаклар сөенүләрен яшермәделәр. Марат Готович корылык сәбәпле ярдәм күрсәтү буенча Россия Хөкүмәтенең махсус карары әзерләнүен дә әйтеп узды. Муниципаль районыбыз башлыгы киңәшчесе Вәлия Гыйззәтуллина былтыр авыл җирлекләрен техника белән тәэмин итүдә күрсәтелгән ярдәм өчен район җитәкчелегенең һәм халыкның рәхмәтен җиткерде, барлык шәхси хуҗалыкларның да кышлык печән белән тәэмин ителүен әйтте. Ахырдан олы кунаклар җитәкчеләрне сизгер булырга, халыклар дуслыгына балта чабучы төрле экстремистик тайпылышларны вакытында күрә белергә чакырдылар. Минневәрис Мингалиев Республика җитәкчеләре белән "Нократ" агрофирмасының "Дружба" бүлекчәсе басуындагы очрашу вакыты. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев