Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юбилейлар елы

Һәркем үзенең каләме көчен районыбыз әдәби-иҗат берләшмәсенә багышланган шигырьләр конкурсында сынап карый ала. "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсенең, шагыйрьләребез Вахит Галиевның, Әхмәт Гаделнең, Рафаил Газизовның, Мәнүсә Шәйдуллинаның, Владимир Калашниковның юбилейлары уңаеннан "Мамадышым-илһам чыганагым" исемле сәнгатьле сөйләм конкурсы игълан ителгән иде. Китапханәләр дә, мәктәпләр дә анда актив катнаштылар. Көек Ерыксада, Дүсмәттә, Кече Кирмәндә,...

Һәркем үзенең каләме көчен районыбыз әдәби-иҗат берләшмәсенә багышланган шигырьләр конкурсында сынап карый ала.

"Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсенең, шагыйрьләребез Вахит Галиевның, Әхмәт Гаделнең, Рафаил Газизовның, Мәнүсә Шәйдуллинаның, Владимир Калашниковның юбилейлары уңаеннан "Мамадышым-илһам чыганагым" исемле сәнгатьле сөйләм конкурсы игълан ителгән иде. Китапханәләр дә, мәктәпләр дә анда актив катнаштылар. Көек Ерыксада, Дүсмәттә, Кече Кирмәндә, Түбән Сонда һәм Красная Горкада аның зона турлары уздырылганнан соң, район мәдәният йортында район этабы да үтте. Җиңүчеләр арасында укучылар да, китапханәчеләр дә, мөгаллимнәр дә бар. Алар үзләренең осталыкларын юбилярларыбызга багышлап, Казаннан һәм Чаллыдан күпсанлы кунаклар катнашында, 24нче апрель көнне кичке сәгать 6да район мәдәният йортында башланачак гала-концертта күрсәтәчәкләр. Кичәбезгә бөтен газета укучыларыбызны, әдәбият сөючеләребезне көтеп калабыз. Ә "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсенә багышланган шигырьләр конкурсы ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев