Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өйрәнгән–димәк сакланган

Россиянең гражданнар оборонасына 4нче октябрьдә 80 яшь тулды. Бүген аның төп бурычы-хәрби хәрәкәтләр барышында тынычлык сөюче халыкны саклау һәм аңа ярдәм итү, шулай ук тыныч көннәрдә гадәттән тыш хәлләрдән саклау. Әле 1980 елларда ук гражданлык оборонасының үз эшчәнлеген хәрби чор кысаларында гына чикли алмавы ачыкланды. Аның потенциалы, көчләре һәм чаралары...

Россиянең гражданнар оборонасына 4нче октябрьдә 80 яшь тулды. Бүген аның төп бурычы-хәрби хәрәкәтләр барышында тынычлык сөюче халыкны саклау һәм аңа ярдәм итү, шулай ук тыныч көннәрдә гадәттән тыш хәлләрдән саклау. Әле 1980 елларда ук гражданлык оборонасының үз эшчәнлеген хәрби чор кысаларында гына чикли алмавы ачыкланды. Аның потенциалы, көчләре һәм чаралары халыкны тыныч шартларда саклауда, бигрәк тә аварияләр, катастрофалар һәм табигать бәлаләре нәтиҗәләрен юк итүдә файдаланырга тиеш иде. Россия гражданнар оборонасының 80 еллыгына багышланган Бөтенроссия тренеровкасы кичә, 4нче октябрьдә узды. Мондый киң масштаблы өйрәнүләр гражданлык оборонасы җитәкчеләренең гражданлык оборонасы чараларын оештыру һәм алар белән идарә итүдәге белемнәрен һәм практик күнекмәләрен ныгыту максатларында оештырылды. Анда теоретик һәм практик чаралар да үткәрелде. Ә бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе гражданлык оборонасы ветераннарын һәм гражданлык оборонасы мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнашучы министрлыклар, ведомстволар һәм оешмаларның алдынгы хезмәткәрләрен хөрмәтли. Безгә кадәр хезмәт куйган буын белән бүгенге Татарстаныбызның иминлеген тәэмин итүгә алынган хезмәткәрләрне йөкләнгән эш өчен зур җаваплылык хисе тою берләштерә. Татарстан Республикасы Гражданлык оборонасының җитәкчесе-ТР премьер-министры Илдар Халиков. Татарстан Хөкүмәте, Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә сизелерлек уңышларга ирешелүе турында бүген зур ышаныч белән әйтергә була. Төрле техник чараларны куллану халыкка вакытында хәбәрләрне җиткереп торырга мөмкинлек бирә. Дөрес, районыбыз халкына гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклану өлкәсендәге белемнәрне һәм күнекмәләрне практикада кулланырга язмасын. Тик шулай да, без һәр нәрсәгә әзер торырга тиеш. Гадәттән тыш хәлләрдән берәү дә гарантияләнмәгән. Өйрәнүләрнең максаты да нәкъ менә шуларны аңлату. Шул рәвешле без практикада төп принципны башкарырга тырышабыз: "Өйрәнгән-димәк сакланган".

Анатолий Маслов,

Мамадыш муниципаль районы янгыннан саклау гарнизоны начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев