Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөрәкләре аша уздырып

Район үзәк балалар китапханәсендә "Җиңү бәясе" конкурсының икенче туры узды. Бу юлы конкурста катнашучы укучылар узган гасырның илленче-туксанынчы еллары шагыйрьләренең шигырьләрен яттан сәнгатьле сөйләргә тиешләр иде. Укучылар рус һәм татар әдәбияты классиклары әсәрләре белән бер рәттән үзебезнең Вахит Галиев, Сәяф Шәйхи кебек шагыйрьләребезнекен дә өйрәнгәннәр. Шәһәрдәге 1нче санлы мәктәптән Яна...

Район үзәк балалар китапханәсендә "Җиңү бәясе" конкурсының икенче туры узды.
Бу юлы конкурста катнашучы укучылар узган гасырның илленче-туксанынчы еллары шагыйрьләренең шигырьләрен яттан сәнгатьле сөйләргә тиешләр иде. Укучылар рус һәм татар әдәбияты классиклары әсәрләре белән бер рәттән үзебезнең Вахит Галиев, Сәяф Шәйхи кебек шагыйрьләребезнекен дә өйрәнгәннәр.
Шәһәрдәге 1нче санлы мәктәптән Яна Арбузова, Эльмира Хуҗиәхмәтова, 2нче лицейдан Мария Квасникова, Алмаз Хәкимуллин, 4нче мәктәптән Рамазан Корбанов белән Павел Якимов башкалардан шигырьләрнең мәгънәсен тоеп, аеруча сәнгатьле итеп сөйли белүләре белән аерылып тордылар. Ике укучы республика конкурсында да катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X