Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөрәкләрдә – иҗат чаткысы

Дүсмәт мәктәбе чираттагы тормыш дәресләрен якташлары иҗатына багышлап үткәрде. Укучылар анда туган төбәкләреннән чыккан күренекле шагыйрьләр иҗаты белән дә таныштылар, үзләренең шигырьләрен дә сөйләделәр. Бүгенге Дүсмәт җирлегенә кергән авыллар халкы элек-электән җырга-моңга тартылуы белән аерылып торды. Иске Комазанда туып-үскән Миңгол Галиев-бөтен татар халкының горурлыгы. Вахит Галиев, Гарәфи Әгъләмҗан китаплары чит...

Дүсмәт мәктәбе чираттагы тормыш дәресләрен якташлары иҗатына багышлап үткәрде. Укучылар анда туган төбәкләреннән чыккан күренекле шагыйрьләр иҗаты белән дә таныштылар, үзләренең шигырьләрен дә сөйләделәр. Бүгенге Дүсмәт җирлегенә кергән авыллар халкы элек-электән җырга-моңга тартылуы белән аерылып торды. Иске Комазанда туып-үскән Миңгол Галиев-бөтен татар халкының горурлыгы. Вахит Галиев, Гарәфи Әгъләмҗан китаплары чит төбәкләрдә дә яратып укыла, шигырьләре җырга салына. Моннан ун ел чамасы элек газетабызда Зөлфия Петрованың да матур-матур шигырьләре басыла башлаган иде. Кызганычка каршы, бүген инде ул арабызда юк. Гөлфинур Дувалова, Фирая Мингалиевалар тырышлыгы белән, быел шигырьләрен, аның турында истәлекләрне туплаган "Кышын карлар булып явармын" исемле китабы дөнья күрде. Яз көне Дүсмәт мәктәбендә узган ул җыентыкны тәкъдир итү кичәсендә көз җиткәч, Зөлфиянең туган көнендә, мәктәптә Шигърият бәйрәме үткәрергә карар ителгән иде. Хезмәттәшләре Зөлфия Альберт кызының, Иске Комазанда һәм Дүсмәттә татар теле һәм әдәбияты укыткан Нәсимә Әгъләмованың каберләренә зират кылганнар, чәчәкләр салганнар. Кичәдә, укучыларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләгәннәре, иҗатка рухландырганнары өчен, аларга һәм мәгариф ветераны Нурия Вәлишинага рәхмәт сүзләре аз яңгырамады. Зөлфия Альберт кызы иҗаты һәм педагогик эшчәнлеге югары бәяләнде. Укучылар аның шигырьләрен укыдылар. Күп кенә сәнгатьле сөйләм конкурсларында җиңү яулаган мәгариф ветераны Индира Һадиуллина да аның шигырен сөйләү өчен кичәгә махсус килгән иде. Дүсмәт мәктәбе укучыларының шигырьләре газетабыз битләрендә әледән-әле дөнья күреп килә. Алар үзләренә канат куйган белем учагы белән элемтәләрен олы тормыш юлына аяк баскач та онытмыйлар. Кичәгә югары уку йортларында укуларын дәвам итүче яшь шагыйрәләр Алина Васильева белән Кадрия усманова да кайтканнар иде. Алар үзләренең иҗат үрнәкләре белән таныштырып киттеләр. Мәктәптә иҗат учагы бүген дә дөрләп яна. Регина Федорова, Инзилә Мөбаракшина, Алия Гәрәева, Азат Гыйләҗев, Антон Зайцев, Анфиса Исакова, Наилә Мөбарәкҗанова, Эдик Спиридонов, Рузилә Усманова шигырьләрен, Инсаф Гыйләҗевның әкиятен тыңлагач, өметле яшьләрнең бүген дә күплегенә сөенеп утырдык. Иске Комазан башлангыч мәктәбеннән дә укытучылары Рузилә Мөбарәкшина белән бер төркем укучылар килгән иде. Алар да үзләренең шигырьләрен сөйләделәр. "Безнең мәктәпкә иҗади кызлар килә икән, дип сөендем," - диде аларны тыңлагач әдәбият укытучысы, әлеге кичәне оештыруга зур көч куйган Фирүзә Гайнетдинова. Ул да шигырьләр яза. Үзенең йөрәгендә шигьрият учагы дөрләгән кеше генә укучыларын иҗатка рухландыра ала шул. 42 ел "Таң" күмәк хуҗалыгына җитәкчелек иткән Зәйнулла Һадиуллинның кызы, үзе дә татар телен укыткан Гөлфинур Дувалова, районның "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсе кичәдә чыгыш ясаган укучыларга, мәктәпкә китаплар бүләк иттеләр.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев