Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Йоклап" калмадык...

Беренче коймак төерле була, диләр. Ләкин бу безнең очракта түгел. Район хәрби комиссариаты каршында, Гагарин белән Совет урамнары киселешкән чатта, яңа уңыш ярминкәсе гөрләп узды.Инде иртәнге 06.30 сәгатътә, мәйданда тулы куәтенә әзерлек эшләре бара иде. Оештыручылардан алда сатып алучылар ярминкәгә агылды. Сәүдә рәтләрендә куңелең ни тели шуны табарга мөмкин. Печән,...

Беренче коймак төерле була, диләр. Ләкин бу безнең очракта түгел. Район хәрби комиссариаты каршында, Гагарин белән Совет урамнары киселешкән чатта, яңа уңыш ярминкәсе гөрләп узды.Инде иртәнге 06.30 сәгатътә, мәйданда тулы куәтенә әзерлек эшләре бара иде. Оештыручылардан алда сатып алучылар ярминкәгә агылды. Сәүдә рәтләрендә куңелең ни тели шуны табарга мөмкин. Печән, утын, кош-кортлардан башлап сихәтле мунча себеркеләренә, шифалы чәй үләннәренә кадәр.

8 мәктәп, КФХ лары, "Мамадыш сөт-май" комбинаты,район кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшмәкәр Мотыйгуллин һәм башкалар туарына ия булырга мөмкин иде әлеге ярминкәдә. Бәяләр дә күңелгә хуш килерлек, базар хакларыннан 5-7 % ка түбәнрәк.
Комиссия вәкилләре дә сәүдә рәтләреннән канәгатъ калды.Ярминкәдә үз туарын тәкъдим итүчеләренең күбесе мәктәп коллективлары булып чыкты. "Бүгенге көндә мәгариф учрежденияләре белән без горурлана алабыз. "Бизнес план" проекты да алар тарафыннан уңышлы тормышка ашырыла. Мәктәп участокларыннан алынган уңыш үзләрен дә, халыкны да ел әйләнәсенә җитәрлек азык-төлек белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә", дип искәртте делегация рәисе Анатолий Иванов.
Шулай итеп, ярминкәләр сезонының кызыл тасмасы , уңай бәяләмә белән, киселде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре караңгы көзгә кадәр дәвам итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев