Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җыйнаксызлык кыйммәткә төшмәсен

Административ комиссия каршына басу хәзер кыйммәткә төшә. Гөлүсә Юнысова, комиссия секретаре Агрохимиклар урамында яшәүче Фәхриевлар, канализация чокыры ясау өчен, иске "КамАЗ" тәгәрмәчләре алып кайталар. Аларның койма буенда өелеп торганын күреп, полициянең участок уполномоченные шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренең бозылуы турында беркетмә төзи. Муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясенә килгәч, республика Экология һәм...

Административ комиссия каршына басу хәзер кыйммәткә төшә.

Гөлүсә Юнысова,
комиссия секретаре
Агрохимиклар урамында яшәүче Фәхриевлар, канализация чокыры ясау өчен, иске "КамАЗ" тәгәрмәчләре алып кайталар. Аларның койма буенда өелеп торганын күреп, полициянең участок уполномоченные шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренең бозылуы турында беркетмә төзи. Муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясенә килгәч, республика Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама алды территориаль идарәсе баш белгече Николай Каишев Фәхриевларга машина тәгәрмәчләренең дүртенче класс куркыныч калдыкларга керүен, аларны урамда сакларга, җиргә күмәргә ярамавын яхшылап аңлатты. Ушма яр буе урамында гомер кичерүче Валентин Егорушковка транспорт чарасын капка төпләрендә тоткан өчен беркетмә язганнар. Участок уполномоченные киткәч тә машинаны ишек алдына кертеп куялар. Моны беркетмә тутырганчы ук эшләргә була, югыйсә. Административ комиссия алдына баскач, ник башкаларны күрмиләр дип, бармак төртеп күрсәтә башлыйлар. Шәһәрнең Горький урамында гомер кичерүче Газинур Галләмов та номерсыз машинасын, Фатих Кәрим урамында яшәүче Вячеслав Галицын-бурасы белән печән рулонын өйләре каршында тотканнар. Комиссиянең муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов рәислегендә 12нче апрель көнне узган утырышында барысы җиде беркетмә каралды. Гаеплеләргә карата административ чаралар күрелде.
Быелның 13нче гыйнварыннан Татарстан Административ хокук бозулар турындагы кодексына тагын кайбер үзгәрешләр кертелде. 3.6нчы маддә буенча, торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, хәзер гражданнарга 2000нән 3500гә кадәр, җаваплы затларга-15000-30000, юридик затларга-200000-500 000 сум штраф салынырга мөмкин. Кисәтү ясау бөтенләй каралмаган. Бер ел эчендә икенче тапкыр беркетмә тутырылып, комиссия алдына бассалар, штрафлар ике тапкыр күбрәк күләмдә булачак. 3.5нче маддә-тышкы мәгълүматларны урнаштырган, 2.6нчы маддә-җирле үзидарә органнарының муниципаль актларын үтәмәгән өчен дә административ җаваплылык күләмнәре артты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев