Нократ

Җыр яшәртә йөрәкне

Илдар кебекләр турында тумыштан мәдәният өчен яратылган, диләр. Дөрестер. Дүрт яшендә үк сәхнәгә гармун күтәреп чыга ул. Әтисе Мирзахан, әнисе Бибинур ягында да җырга-моңга хирыс кешеләр бихисап. Ямаш, Шәдче сәхнәләрендә аларны һәрвакыт көчле алкышлар белән каршы алганнар. Гомумән, Ямаш элекке елларда тирә-юньдә үзенең күпсанлы гармунчылары белән дә дан тоткан. Илдар...

Илдар кебекләр турында тумыштан мәдәният өчен яратылган, диләр. Дөрестер. Дүрт яшендә үк сәхнәгә гармун күтәреп чыга ул. Әтисе Мирзахан, әнисе Бибинур ягында да җырга-моңга хирыс кешеләр бихисап. Ямаш, Шәдче сәхнәләрендә аларны һәрвакыт көчле алкышлар белән каршы алганнар. Гомумән, Ямаш элекке елларда тирә-юньдә үзенең күпсанлы гармунчылары белән дә дан тоткан. Илдар үзе дә: "Ике малайның берсе гармунда уйный белә иде,"-дип искә ала. Үзе дә олырак малайларның капка төпләрендә гармун уйнаганнарын карап торып өйрәнә ул. Улының аларга көнләшеп каравын күргән әтисе аңа өр-яңа гармун алып кайтып бирә. Тәгәри китте йомгагым дигәндәй, барысы да шуннан башлана да инде. Бер генә концерттан да калдырмыйлар аны. Мәктәптә укыганда ел саен диярлек сәнгать смотрларында катнаша, кабат үзе уйнап, үзе җырлый башлый. Җәйге каникулларында да тынгылык булмый Илдарга. Мәдәният йортының агитбригадасы белән печәнчеләр, комбайнчылар янына алып чыгалар. Җиденче сыйныфта укыганда әти-әнисе аңа баян алып бирә. Урта мәктәп тәмамлагач, һич икеләнмичә, Алабуга мәдәният училищесына юнәлә. Аннан хор коллективы җитәкчесе белгечлеге алып чыккан егет 1983нче елны Шәдче мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Һәм Илдар Вәлиевның сәнгать Олимпына юлы башлана. Кызыклы планнар белән янган яшь белгеч, эшли башлауга ук, вокаль ансамбль, мәктәптә хор коллективы оештыра. Балаларны курайда, баянда уйнарга өйрәтә башлый. Вокал-җыр түгәрәге дә алып бара. Шушы утыз елга якын вакыт эчендә дистәләгән егет һәм кызның йөрәгендә җырга-моңга мәхәббәт кабызган, бик күпләрнең талантын ачкан, сәләтен үстергән кеше ул. Шәдче мәктәбендә музыка укытырга да өлгерә. Үзенең белемен күтәрергә дә онытмый. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлый. Илдар Вәлиевнең, шәкертләренең төрле конкурсларда яулаган җиңүләрен саный китсәң, берничә дистәгә җыела. Укытучыларны һәм сәләтле укучыларны туплап оештырган Шәдче драма театры 1991нче елны халык театры исемен яулауга иреште. 1992нче елдан театрны режиссер белгечлегенә укып кайткан бертуган сеңлесе Альбина җитәкли башлады. 1991нче елны Илдар район күләмендә "Һөнәре буенча иң яхшы" дип табылды. 2004нче һәм 2005нче елларда республика күләмендә "Елның иң яхшы директоры" исеменә лаек булды. 2007дә-Фәйзи Туишев исемендәге баянчылар конкурсы лауреаты исемен яулады. Авылларда концертлар куйган акчаларын балалар йортына тапшырган өчен, "Ел иганәчесе" исеме бирелде. Ул оештырган "Сандугач" вокаль, "Шаяннар" халык уен кораллары ансамбльләре республика конкурсларында беренче-икенче урыннарны яулады. Шәкертләре Регина Павлова, Зенфира Ситдыйкова, Фирүзә Тимерханова, Гөлназ Закирова, аның җитәкчелегендәге "Туганайлар" керәшен фольклор ансамбле катнашкан һәм җиңү яулаган республика, Россия күләмендәге конкурслар да бихисап. Күпьеллык тынгысыз хезмәте "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем белән билгеләп үтелде. "Бердәм Россия" партиясенең башлангыч оешмасы секретаре буларак эшчәнлеге өчен, партиянең Татарстан территориаль бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөхәммәтшиннан бирелгән грамотасы гына да икәү. Авыл җирлеге, район Советы депутаты буларак йөкләнгән вазыйфалары да бар. Хәзер ел саен авыл мәдәният учреждениеләре арасында да территорияләрне төзекләндерү, чәчәкләр белән бизәү буенча конкурслар үткәрелә. Ике ел рәттән инде Шәдче мәдәният йорты призлы урыннар яулый. Даими эзләнүдә тынгысыз җанлы Илдар Вәлиев. Яңа конкурсларга әзерләнә.

Вәрис Гали

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: