Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язмышларны хәл итәләр

Кешенең язмышы, киләчәге хәл ителгән, тормышның кайнап торган җире-Пенсия фонды идарәсе. Дөрестән дә, бала туса да, кеше үлсә дә һәм иң мөһиме-лаеклы ялга чыгучы һәркем пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итә. Аларның эш сәгатьләре, гражданнарны кабул итүләре уңайлы итеп оештырылган. Әгәр дә телефон аркылы кабул итүгә язылсаң, килгәч, чират тормыйсың, билгеләнгән...

Кешенең язмышы, киләчәге хәл ителгән, тормышның кайнап торган җире-Пенсия фонды идарәсе.

Дөрестән дә, бала туса да, кеше үлсә дә һәм иң мөһиме-лаеклы ялга чыгучы һәркем пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итә. Аларның эш сәгатьләре, гражданнарны кабул итүләре уңайлы итеп оештырылган. Әгәр дә телефон аркылы кабул итүгә язылсаң, килгәч, чират тормыйсың, билгеләнгән сәгатьтә кабинетка керәсең. Ана капиталын рәсмиләштерү, ахирәт дөньясына киткән пенсионерларны күмү акчасын алу өчен документлар тапшыру да чираттан тыш башкарыла. Бик ачык, белемле, кеше хәлен аңлый торган белгечләр хезмәт күрсәтә биредә. Ашыкмыйча гына синең документларыңны карап чыгалар да, дөрес булмаса, яки җитеп бетмәсә, тагын нәрсәләр кирәк икәнен аңлатып, язып кулыңа тоттыралар. Кешенең әздән генә күңеле булырга, әздән генә хәтере калырга мөмкин. Шуның өчен бигрәк тә пенсионерлар белән сак булырга кирәк. Ә идарәдә эшләүче белгечләрне сайлап алганнар диярсең, үз эшләренә бик җаваплы карыйлар. Һәр гозерне тыңлап, һәрдаим кеше белән эшләүче Шамил Хәсәнов җитәкчелегендәге Фәнис Фәсхиев, Зоя Гостеева, Рәзилә Абрамова, Марина Левина, Ифтария Яруллина, Гөлнара Фатыйхова, Валентина Смирнова, Светлана Рылова һәм башка бик күпләр-үз эшләренең осталары. Пенсияләр арткан вакытта һәркемгә суммаларны исәпләп күрсәткән язу килү дә бик уңайлы, чөнки күпме тиешлеген алдан белеп торасың. Пенсия фонды кеше хезмәт куйган елларда ук оешма-учреждениеләр белән элемтәдә торып, барыбыз турында да компьютерга мәгълүмат туплап, картлык көнебездәге матди тәэмин ителешебезне алдан кайгыртып куя бит. Биредә хезмәт куючыларга алга таба да сау-сәламәт булып, игелекле эшләрен уңышлы дәвам итүләрен теләп калабыз. Комментарийларыгызны газетабызның www.mamadysh-rt.ru сайтында көтәбез.

ВӘРӘКЫЯ САФИНА. Түбән Сон авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев