Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Явыз рух юлдаш түгел

Пасханы олы бәйрәмнәре итеп районыбызда руслар һәм керәшеннәр белән бер рәттән мәҗүси марилар да билгеләп үтә. Вәрис Гали "Пасха бездә Кугече-Бөек көн дип атала,"-ди зуршыялы Римма Саппарова. Районыбызда мариларның христиан динендәгеләре дә, мәҗүсиләре дә бар. Беренчеләре ашаудан тыелып торалар-ураза тоталар, ә икенчеләрендә андый чикләү юк. Әмма аңа әзерлек барышында һәм...

Пасханы олы бәйрәмнәре итеп районыбызда руслар һәм керәшеннәр белән бер рәттән мәҗүси марилар да билгеләп үтә.

Вәрис Гали
"Пасха бездә Кугече-Бөек көн дип атала,"-ди зуршыялы Римма Саппарова. Районыбызда мариларның христиан динендәгеләре дә, мәҗүсиләре дә бар. Беренчеләре ашаудан тыелып торалар-ураза тоталар, ә икенчеләрендә андый чикләү юк. Әмма аңа әзерлек барышында һәм бәйрәм иткәндә икесендә дә күп төрле йолалар башкарыла. Бөек көнгә әзерлек христианнарда чәршәмбедән үк башлана: мунча ягалар, бодай көрпәсеннән (постный) пирог пешерәләр, вафат булган туганнар искә алына. Пәнҗешәмбе иртән өйне чистартып, юып чыгаралар. Төтен белән явыз рухны куу (окуривание) йоласы үткәрелә. Сау-сәламәт булсыннар дип, төтен белән гаиләнең һәр әгъзасын да аруландыралар. Өч чыршы ботагы алып ишек өстенә беркетелә һәм тупса янына куела. Алар почмактагы икона янына да урнаштырыла. Зур Шыя, Каргалы, Иске Черкасс авылларындагы христиан динен тотучы марилар элек Бөек көннәрендә Юкәче чиркәвенә йөргәннәр. Бәйрәмгә шулай ук йомырка буйыйлар, кулич пешерәләр. Шимбәдән якшәмбегә төне буе өйләрендә ут янып тора. Әле дә балалар өйдән өйгә йөреп бәйрәм йомыркасы җыялар. Күбрәк бәйрәм күчтәнәчләре җыйган балалар бәхетле саналган. Пасха көнне никадәр күбрәк ашасаң, шулкадәр яхшырак, дип исәпләнә. Йомыркаларны өчтән ким ашарга ярамый. Бу-Ходай өчлекне ярата, дигән әйтем белән бәйләнгән. Йомырканы өстәлгә сугып вату да тыела. Юкса тавык башка йомырка салмаячак, чебеш чыгармаячак. Кашык, калак белән яки урындык читенә бәреп ватарга гына рөхсәт ителгән. Өч йомырканы алып почмакка икона янына куйганнар һәм өч көннән соң чормага алып менгәннәр. Ул анда ел буе сакланган. Янгын чыккач аларны утка атсаң, ул бик тиз сүнә, диләр Зур Шыя агалары. Гришкинодагы мәҗүси марилар да зурлап билгеләп үтә бәйрәмне. Иртүк мунча ягып, бөтенесе юынып чыгалар, чиста киемнәр кияләр. Йола өчен тугыз коймак, түгәрәк ипи пешерәләр. Дога укучы тагын бер кат мунчада юынып чыга, киемнәрен алыштыра. Укуны, теләкләр теләүне йорт хуҗасы башкара, дога кылгач, гаилә әгъзаларына сәламәтлек теләп, куас белән ипи сындырып бирә. Христианнар: "Христос терелеп торды",-дисәләр, алар: "Куматышта кабыл лиже (Догалар кабул булсын)",-диләр. Җавап:"Тугы лиже (кабул булсын)". "Тугыз бездә изге сан. Тугыз малай, җиде кыз тусын",-дип теләк теләгәннәр. Минем әби унике бала алып кайткан. Өч тапкыр игезәк балалар туган,"-ди Любовь Мозафарова. Мәҗүси мариларның йолалары аларның кояшка, җилгә, утка табынуларын эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев