Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшәүдән бизмә син

Газетабызның быелгы татар телендә язучы хәбәрчеләре арасында Дмитрий Крещенов премиясе лауреаты Ләмига Җикшимбеева дип табылды. АЛСУ СПИРИДОНОВА Рухи, фәлсәфи темаларга язган тормышчан, рәхмәтле мәкаләләре аша сез аны яхшы беләсез. Республика газеталары белән дә тыгыз элемтәдә тора. "Безнең гәҗит"тә агымдагы елда гына да ике тапкыр җиңүче булырга өлгерде. Ире Сарсенгали Балтабай...

Газетабызның быелгы татар телендә язучы хәбәрчеләре арасында Дмитрий Крещенов премиясе лауреаты Ләмига Җикшимбеева дип табылды.

АЛСУ СПИРИДОНОВА

Рухи, фәлсәфи темаларга язган тормышчан, рәхмәтле мәкаләләре аша сез аны яхшы беләсез. Республика газеталары белән дә тыгыз элемтәдә тора. "Безнең гәҗит"тә агымдагы елда гына да ике тапкыр җиңүче булырга өлгерде. Ире Сарсенгали Балтабай улы белән алар инде сигезенче ел район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаралар, гаять актив эшчәнлек күрсәтәләр, вакыйгаларның үзәгендә үзләре кайныйлар, андагы һәр яңалыкны матбугат чараларына хәбәр итеп торалар. Алар кайда да бергә. Үзара аңлашып, яратышып, бер-берсенә терәк булып яшиләр. Ә ир белән хатын энергиясен кушып игелекле эшләргә юнәлтсәң, таулар күчерергә була икән.

Астрахань якларыннан Мамадышка юлчы булып эшкә килгән җор телле, янып торган күзле җырчы-биюче Сарсенгали-Сергей белән совхоз мәдәният йорты сәхнәсендә таныша үзе дә җырга гашыйк ветеринар кыз. Тиздән кавышалар. Ветеринария берләшмәсендә 24 ел буе ветеринар-фельдшер булып эшли Ләмига Низаметдин кызы. Ире водитель-дезинфектор. Тик тормыш аларны сындырып сыный. Ире белән икесе дә инвалидлык буенча пенсиягә китәләр. Куелган диагнозлар бер көлтә-үзәк нерв системасы, умыртка сөяге зарарлану, инсульт, Бехтерев чире... Кымшана алмыйча урында яткан чакта, балалары, ире, кешеләрне яратуы хакына тормышын дәвам итүен Аллаһтан ялварып сорый язмабыз герое. Догалары кабул була.

Язмыш аларны Хәят Алексеева белән очраштыра. Рухи остазның яратып әйтә торган сүзе: "Үзеңне кызганма, башкаларны яндырганнан шәм сүнми, ә тагын да дөрләбрәк кенә китә. Әздән күңел була, иң мөһиме-кешеләргә игътибар! Игелекле эшләрне күбрәк кылырга ашыгыйк, гомерләр кыска..." Инвалидлар җәмгыяте районыбызның барлык авылларында йөреп чыкты, өйләргә кереп физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең ихтыяҗын тикшерде, психологик әңгәмәләр корып, өмет, ышаныч, яшәү дәрте уятты. Үз эчеңә, өеңә бикләнү, тормыштан бизү җүнлегә илтми, ни генә булса да кешеләр янына чыгарга, яшәргә омтылырга кирәк. Очкыннан ялкын кабынды! Алар бергәләшеп инвалидлар өчен Сабантуйлар, спорт ярышлары, концертлар оештыра башладылар, республика бәйгеләренә кузгалдылар, җиңү яулап кайта башладылар. Хәят апаның әлеге матур башлангычы ышанычлы кулларда. Өч кызларын Надия, Гөлназ, Айгөлне олы тормыш юлына бастырдылар Җикшимбеевлар. Бер онык, ике оныкчыкларын да сөеп туймыйлар. Гаилә дуэтының яраткан җыры "Яшь гомер" район инвалидлар җәмгыятенең гимнына әверелде: "Яшь гомер бер узгач, кайтмый ул яңадан..." Авторыбыз һәр мәкаләсендә гомернең кабатланмас һәр мизгеленең кадерен белеп, аны файдалы, игелекле эшләргә багышларга ашыгырга, җырлап яшәргә өнди һәм моны үз гамәлләре белән раслап күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев