Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшә, ветеран, сәламәт бул!

Муниципаль районыбызда бүген 115 Бөек Ватан сугышы ветераны, 467 тол, 1988 тыл хезмәткәре яши. Үзләренең яшьлекләрен яу кырларында уздырган, фидакарь хезмәткә багышлаган бу өлкән буын вәкилләре бүген ничегрәк гомер кичерә? Район ветераннар советы рәисе Гөлнәзирә Талипова белән әңгәмәбез шул хакта. -Ветераннар турында көндәлек кайгыртучанлыкның юнәлешләре турында сөйләгез әле. -Ветераннарга федеральдән...

Муниципаль районыбызда бүген 115 Бөек Ватан сугышы ветераны, 467 тол, 1988 тыл хезмәткәре яши. Үзләренең яшьлекләрен яу кырларында уздырган, фидакарь хезмәткә багышлаган бу өлкән буын вәкилләре бүген ничегрәк гомер кичерә? Район ветераннар советы рәисе Гөлнәзирә Талипова белән әңгәмәбез шул хакта. -Ветераннар турында көндәлек кайгыртучанлыкның юнәлешләре турында сөйләгез әле. -Ветераннарга федеральдән башлап җирле үзидарә органнары дәрәҗәсендә лаеклы игътибар күрсәтелә дип саныйм. Бөек Ватан сугышы ветераннарын барлык уңайлыклары булган тораклар белән тәэмин итү мәсьәләсе актив чишелә: 725 кеше яңа фатирларга күчте, бу эш дәвам итә. Аларга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү, көнкүреш шартларын яхшырту да күз уңында тотыла. Төп акцент шәхси игътибарга юнәлтелә. Район җитәкчелеге, район башлыгы Анатолий Иванов шәхсән үзе формаль булмаган эшне традициягә кертте: безнең белән еш очрашалар, агымдагы проблемаларны хәл итәргә булышалар, тиешле ярдәмне күрсәтәләр. "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге май бәйрәмнәре алдыннан сугыш ветераннары өчен махсус чакырылыш ясады. Аларга медицина күзәтүе, төрле хезмәтләр, җитәкчеләр, мәктәп балалары белән очрашулар уздырылды, мәдәни программалар күрсәтелде. -Урыннардагы ветераннар советларының нәтиҗәлелеге бармы? -Җәмәгать эшләрендә актив катнашучы һәм кешеләр турында чынлап кайгыртучы РайПО, сыр-май комбинаты, район үзәк хастаханәсе, спиртзавод, Кама урман хуҗалыгы, Югары Ушма, Шәдче, Олыяз, Соколка авыл җирлекләренең ветеран оешмаларын үрнәк итеп куярга була. -Ә яшьләребезнең активлыклары ни дәрәҗәдә? Алар ветераннар белән аралашуга, ярдәм итәргә омтылалармы? -Әлбәттә. Тимурчылык, хәзергечә әйтсәк, волонтерлык хәрәкәте шәһәребездәге беренче, дүртенче мәктәпләрдә, икенче санлы лицейда яхшы оештырылган. Балалар сугыш ветераннарына, солдат толларына булышалар. Кышын ишегалдындагы карларын көриләр, сезон вакытында бакча эшләрендә ярдәм итәләр. Безнең хөрмәтле ветераннарыбызның үсеп килүче яшь буын белән алып барган хәрби-патриотик тәрбиясе аеруча кыйммәткә ия. Алар балалар күңеленә тирән үтеп керәләр, үзләре дә күз алдында җанланалар, җилкәләре күтәрелә, карашлары яктыра, аралашу кызыклы була. Сөйләгән, искә төшергән вакыйгалары кәгазьдәге тарих кына түгел бит. Алар-Ватаныбыз язмышының тере шаһитлары, хәлиткеч вакыйгаларда катнашучылары. Шундый киң кырлы кайгырту безнең хөрмәтле ветераннарыбызга яшәү дәрте, яхшы кәеф өстәр, аларның гомерләрен тагын да озынайтыр дип ышанам.

Әңгәмәдәш Наталья Якимова

Рәсемдә: шәһәребез ветераннары "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев