Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшәү урынына карап бирелә

Күп балалы гаиләләргә бушлай җир бирү турындагы мәсьәләгә кагылышлы сорауларга район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белгече Татьяна Медведева җавап бирә. -Әлеге карар районыбызда ничегрәк тормышка ашырыла? -Районыбызда андый категориягә кергән 568 гаилә исәпләнә. Шәһәрдә муниципаль район социаль яклау идарәсе, авылларда авыл җирлеге белгечләре аларның һәркайсына хәбәр җиткереп, аңлату эшләре...

Күп балалы гаиләләргә бушлай җир бирү турындагы мәсьәләгә кагылышлы сорауларга район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белгече Татьяна Медведева җавап бирә.

-Әлеге карар районыбызда ничегрәк тормышка ашырыла? -Районыбызда андый категориягә кергән 568 гаилә исәпләнә. Шәһәрдә муниципаль район социаль яклау идарәсе, авылларда авыл җирлеге белгечләре аларның һәркайсына хәбәр җиткереп, аңлату эшләре алып барды. Күп балалы гаиләләр нишләргә, нинди документлар белән кая мөрәҗәгать итәргә тиешлекләрен барысы да белә. 555 гаиләдән безгә җир участоклары сорап гариза керде. 330 гаилә җир участокларын алды да инде. Кайсы бакча утырта, кайсы өйгә фундамент сала башлады. -Балалар туа, күп гаиләлеләр янәдән өстәлә тора. Тагын бер кат кабатлаганнан зыян юк, нинди документлар хәстәрләнгән булырга тиеш? -Балаларның таныклыклары, ата-ана паспорты, ананың күпбалалыкка таныклыгы, никахлашу турында таныклык күчермәләрен алып, безгә-муниципаль район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына җир сорап гариза язарга кирәк. -Шәһәрдә һәм авылларда яшәүчеләргә җир бирүнең аерым үзенчәлекләре бармы? -"ТР Җир кодексының 32.1 маддәсе буенча бушлай җир алуга хокукы булган гражданнарның исемлеген әзерләү тәртибе"нә өстәмәләр кертелде. Муниципаль район Советының агымдагы елның 23нче июлендә кабул иткән 11-14нче санлы карары нигезендә "... җир гариза язучы яшәгән шәһәр яки авыл чикләрендә бирелә". Шәһәребезнең Төньяк микрорайонында аэродром янында бу максатка аерым массивта 270 участок каралган. Ул Түбән Ушма, Красная Горка авыл җирлекләрендә һәм шәһәрдә яшәүче күп балалы гаиләләргә бүленде. Ә авыллардагыларга яшәү урыны буенча 66 кишәрлек бирелде. 104 кеше җир кирәксезлеге турында гариза язды. Тик өч тапкыр андый гариза язучыларны без исемлектән сызарга мәҗбүрбез. Моны да исләреннән чыгармасыннар иде. Белешмәләр өчен телефон: 3-34-25.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев