Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яр буенда Раштуаны бәйрәм иттек

7нче гыйнвар көнне Нократ яр буе зур бәйрәм үзәгенә әверелде. Раштуага багышлап "Нократ" агрофирмасы территориясендәге авыл җирлекләре үткәргән ярминкәне, мәдәни чараларны, төрле халык уеннарын кабул итте ул. Ә су өстендә һәвәскәр балыкчылар бәйгесе оештырылды. Николай Михайлов Елдан ел күркәмләнә әлеге чара. Моны халыкны Раштуа белән котлап, үзләренең иң изге теләкләрен...

7нче гыйнвар көнне Нократ яр буе зур бәйрәм үзәгенә әверелде. Раштуага багышлап "Нократ" агрофирмасы территориясендәге авыл җирлекләре үткәргән ярминкәне, мәдәни чараларны, төрле халык уеннарын кабул итте ул. Ә су өстендә һәвәскәр балыкчылар бәйгесе оештырылды.

Николай Михайлов

Елдан ел күркәмләнә әлеге чара. Моны халыкны Раштуа белән котлап, үзләренең иң изге теләкләрен ирештергән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, Изге Ксения Римляныни чиркәве протоиерей Димитрий атакай, 87нче һөнәри көллият директоры Николай Егоров та ассызыклап үттеләр. Кешеләр Дүсмәт, Түбән Шүләңгер, Шәдче, Көек-Ерыкса авыл җирлекләренең, район кулланучылар җәмгыятенең, шәхси эшмәкәрләрнең сәүдә рәтләреннән үзенә кирәкле товарларны да алды, кайнар чәйдән, камыр ризыкларыннан авыз итте. Махсус сәхнәдә фольклор коллективларының, аерым җырчыларның чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Башка еллардан аермалы буларак, быел халык уеннарына басым ясалды. Теләгәннәр бүкән өстенә басып капчык белән сугыштылар, бау тартыштылар, кар йомраулары атыштылар һәм башка төрләр буенча көч сынаштылар. Аеруча балалар бу көнне исләрендә озак сакларлар. Бәйгеләрнең күпчелегенә алар җәлеп ителде. Нократ яр буена ясалган махсус калкулыктан рәхәтләнеп шудылар алар. Иисус Христосның туган көннәрен гәүдәләндергән күренеш тә бәйрәмнең эчтәлеген баетып җибәрде. Балык тотучылар бәйгесенең бетүен дә зур түземсезлек белән көтте халык. Бозны тишеп, кармак салучылар арасында "каешланып беткән" балыкчы ир-егетләр арасында гүзәл затларыбыз да, балалар да шактый иде. Аларның һәрберсе билгеләнгән вакыт эчендә мөмкин кадәр күбрәк балык каптырырга тырышты. Кызганычка каршы, бәхет барысына да елмаймады шул. Шулай булуга карамастан, һәркем бәйгенең соңгы мизгеленәчә кармагын судан чыгармады. Нәтиҗәдә, ир-егетләр арасында Вячеслав Максимовка тиңнәр булмады. Гүзәл затлар арасында иң күп уңышка Галина Штукина иреште. Балык тотучылар бәйгесендә катнашучыларның зур күпчелеге төрле номинацияләрдә аерым бүләкләнделәр, ә яшь балыкчыларның берсе дә буш кул белән китмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев