Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгын теленнән саклан

Җылы һава урнашу белән янгын очракларының артып китүе республика хөкүмәтен 2012 елның 25нче апреленнән 15нче маена кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы гадәттән тыш режим кертергә мәҗбүр итте. Фәрит Галиуллин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР Мамадыш муниципаль районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Гражданнарның ут белән саксыз эш итүе һәм...

Җылы һава урнашу белән янгын очракларының артып китүе республика хөкүмәтен 2012 елның 25нче апреленнән 15нче маена кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы гадәттән тыш режим кертергә мәҗбүр итте. Фәрит Галиуллин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР Мамадыш муниципаль районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Гражданнарның ут белән саксыз эш итүе һәм быел язның иртә килүе нәтиҗәсендә корган үләннең, чүпнең тиз янып китүчәнлеге әлеге чорда янгыннар китереп чыгаруның төп сәбәпләре булып тора. Территорияләрне чистарткан вакытта чүп өемнәренә ут төртеп, аны караучысыз калдыру зур бәлаләргә китерергә мөмкин. Шуны истә тотарга кирәк: учакларны корылмалардан 50 метрдан да кимрәк булмаган урыннарда гына кабызырга ярый. Ә иң мөһиме-чүп янып беткәнче ут яныннан китмәскә һәм аны су яисә ком ярдәмендә тулысынча сүндереп бетерергә кирәк. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча күзәтү эшчәнлеге хезмәткәрләре апрель аеннан бакчачылык җәмгыятьләрендә, балалар лагерьларында, ял базаларында һәм торак йортларда тикшерүләр үткәрә башладылар. Йорт, бакча хуҗаларының учакта яндыру ярдәмендә чүптән арынулары янгын куркынычсызлыгында тупас хата. Чүпне махсус контейнерларга ташларга кирәк. Кагыйдә бозучыларга өч мең сумга кадәр штраф яный. Тагын бер ялгыш-чүпне юл буенда калдыру. Югары һава температурасы торганда чүп өеменең зур ялкынга әйләнүенә узып баручы берәүнең ялгыш кына ташлап калдырган тәмәке төпчеге дә җитә. Янгын сүндерү өчен кирәкле багор, көрәк, ком тутырылган савыт, ут сүндергеч һәм су запасы булдыру-авыл җирләрендә яшәүчеләргә һәм бакчачыларга булган иң төп таләпләр. Тагын бер мөһим мәсьәлә-корылмалар арасы 15 метрдан да ким булмаска тиеш. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР Мамадыш муниципаль районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсе исегезгә төшерә: янгынга каршы тору чараларын төгәл үтәү-Сезнең милекне уттан саклап калуның ышанычлы дәлиле. Сезнең һәм якыннарыгызның куркынычсызлыгы бары үзегездән генә тора!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев