Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ялың Бакчасарайдамы, бакча-сарайдамы?!

Россиялеләр җәйге ялларын үткәрү буенча чит илләр арасында Төркиягә өстенлек бирәләр. Мамадышлылар арасында да зур популярлык алып тора ул. Агымдагы елның 7нче маеннан бирле 40ка якын кеше әлеге илдә булып кайткан инде. Июнь аенда да анда ял итәргә теләүчеләр самолетка утырып очасы көннәрен саныйлар. Кешеләрнең Төркияне сайлаулары юкка түгел. Иң...

Россиялеләр җәйге ялларын үткәрү буенча чит илләр арасында Төркиягә өстенлек бирәләр. Мамадышлылар арасында да зур популярлык алып тора ул. Агымдагы елның 7нче маеннан бирле 40ка якын кеше әлеге илдә булып кайткан инде. Июнь аенда да анда ял итәргә теләүчеләр самолетка утырып очасы көннәрен саныйлар. Кешеләрнең Төркияне сайлаулары юкка түгел. Иң беренчедән, анда эләгү өчен виза кирәк түгел, икенчедән юлламалар бәясе дә чагыштырмача арзанрак. Апрель-май айларындагы бәяләр җәй көне бераз күтәрелә күтәрелүен. Ләкин бу якташларыбызны куркытмый. Бәяләргә килгәндә, 4 йолдызлы отельдә яшәү белән 7-10 көнлек ял ике кешегә -36, биш йолдызлысында 49 мең сумнан башлап төшәчәк. 2-6, 6-12 яшьлек балаларга ташламалар каралган. Ә ике яшькәчә сабыйлар өчен рәхәтлек бушлай. Соңгы елларда мамадышлылар Таиландны үз итә башлаганнар. Анда Казаннан самолетка утырып очасың. Өч йолдызлы кунакханәнең бәясе ике кеше өчен - 40-60, дүрт йолдызлысында 50-80 мең сум тәшкил итә. Монда юллама бәясенә иртәнге һәм кичке аш кергән. Популярлык буенча өченче урында - Мисыр тора. Биредә соңгы бер-ике ел эчендә булып узган инкыйлаб та куркытмый рәсәйлеләрне. Үзенең пирамидалары белән дан тоткан илдә туристларның көчле "агымы" октябрь-декабрь айларына туры килә икән. Елның унынчы аенда өч йолдызлы кунакханәдә ял итү - 40 мең сумнан алып булса, ике айдан аның бәясе 15 меңгә кими. Дүрт йолдызлы отель өчен әлеге күрсәткечләр-50 һәм 30, ә биш йолдызлысыныкы 60-35 мең сум тәшкил итә. Шунысын истән чыгармыйк, юлламалар бәясенә тормышны иминиятләштерү керә. Ә менә отпуск ялларын Европа илләрендә үткәрергә теләүчеләр төбәгебездә юк диярлек. Мәгълүм булганча, туристларны үзләренә җәлеп итәрлек илләрнең күпчелегендә виза өчен өстәмә түләргә кирәк. Ил буенча автобусларда сәяхәт кылырга яратучылар өчен дә төрле маршрутлар бар. Мәсәлән, Казаннан Абхазиягә 11 көнлек автобус туры бер кеше өчен 9800 сумга (әлеге суммага яшәү, юл керә) төшәчәк. Санкт-Петербургка (биш көнлек тур, яшәү, тур программасында каралган экскурсияләр, өч мәртәбә иртәнге, ике төшке аш, юл керә) һәм Анапага (бөтен уңайлыклары белән, 12 көнлек, яшәү, юл) барып кайту -7200, Анапага (стандарт+, 10 көн, яшәү юл) 8500 сум тәшкил итәчәк. Әлеге суммага балалар өчен дә төрле шәһәрләргә турлар оештырыла. Аларны Түбән-Новгород - Болдино, Санкт-Петербург, Тукай-Кырлай, Иске Алабуга, Бөек Болгар, Түбән Новгород, Чабаксар, Пенза (Лермонтов исемендәге "Тарханы" дәүләт музей-тыюлыгында булып), Пушкин исемендәге "Болдино" музей-тыюлыгына, Мәскәүгә, Бөек Новгород-Псков-Пушкин таулары маршруты буенча сәяхәткә алып барырга мөмкин.

Николай Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев