Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ялгыш өчен кем җаваплы

Җир кишәрлегегезне кадастр исәбенә алу процедурасы туктатылды. Кадастр ялгышы табылды: сезнең җир чикләре инде күптән исәпкә алынган участок белән кисешә. Бу очракта нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә?! Шактый киң таралган проблема бу. Ләкин кадастр учреждениесендә тумаган, ә межа ясау стадиясендә үк килеп чыккан. Коммерция оешмасы вәкиле-кадастр инженеры эшен намус белән башкармаган....

Җир кишәрлегегезне кадастр исәбенә алу процедурасы туктатылды. Кадастр ялгышы табылды: сезнең җир чикләре инде күптән исәпкә алынган участок белән кисешә. Бу очракта нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә?!

Шактый киң таралган проблема бу. Ләкин кадастр учреждениесендә тумаган, ә межа ясау стадиясендә үк килеп чыккан. Коммерция оешмасы вәкиле-кадастр инженеры эшен намус белән башкармаган. Шуңа күрә җитешсезлекләрне бетерүендә ярдәм сорап нәкъ менә аңа мөрәҗәгать итәргә кирәк тә инде. Кадастр палатасы белгечләре дә эшлекле киңәш бирә ала. Эшне туктатып тору карарында, алга таба нәрсә эшләргә кирәклеге турында тәкъдимнәр бар. Хатаның сезнең участоктамы, күршеләрегезнекендәме икәнен тикшерегез. Беренче очракта, сезнең җирне үлчәүче, кичекмәстән үз эшен яңадан караячак. Икенче очракта вакыйгалар сценарие үсешенең берничә варианты бар. Беренчесе: күршегез үз җиренең чикләрен 2008нче елның 1нче мартына "Кадастр турында" закон кабул ителгәнчегә кадәр рәсмиләштергән. Ул вакытта җир участоклары описание нигезендә исәпкә алына иде. Димәк, межа планы да юк. Димәк документка үзгәрешләр кертү таләп ителми. Кадастр инженеры сезнең межа планына күрше участогы турында мәгълүматлар гына: кадастр инженеры йомгагын; җир участогы координаталарын; чикләрне килештерү актын; кадастр хатасы төзәтелү турында хокукка ия кеше яки аның вәкиленең гаризасын гына өсти. Икенчесе: Күрше участок чикләрен 2008нче елның 1нче мартыннан соң ачыклаган. Бу вакытта хатаны төзәтү эшенә ул да актив тартылырга тиеш. Аның төзәтелгән межа планын рәсмиләштерү турында кадастр инженерына һәм гариза белән кадастр палатасына мөрәҗәгать итүе шарт. Әһәмиятле момент: хата җибәргән межа үлчәүче аны бушлай эшләргә тиеш. Берничә ел үткәннән соң аны каян табарга соң? Татарстан Республикасы Кадастр палатасы сайтында (www.kadastr.tatarstan.ru) барысының да исемлеге урнаштырылган. Күршегез катгый рәвештә: "Юк!"-дип әйтә икән, мәсьәләне суд аша хәл итәргә була. Тик күршелек мөнәсәбәтләрен шушының аркасында бозарга кирәк микән?! Урындагы чикләр барыбер үзгәрмиячәк: коймагызны берәү дә куптармаячак, өегезне дә күчермиячәкләр. Үзгәрешләр картада гына. Кадастр ялгышын төзәткәннән соң хокукларны яңадан теркәү мәҗбүри түгел. Нәрсәнедер рәсмиләштерү, бирү, алу да таләп ителми.

Елена Молостова

"Росреестр" филиалының Мамадыш районы буенча бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев