Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яле, уйнап күрсәт

Габделбәр тальян гармунда уйнарга иртә өйрәнә. Ул профессиональ музыкант булу турында хыяллана, ләкин ихлас мавыгуларын сугыш бүлә. Мансур Фазылов, Усали авылы 1941 елның көзендә китә Габделбәр фронтка. Беренче сугышчан чыныгуны Мәскәү янында ала. Аннан аларның частен Сталинград фронтына җибәрәләр. Җиңү салютын Румыния җирендә каршылый. Гармунчы егет туган якларына исән-сау әйләнеп...

Габделбәр тальян гармунда уйнарга иртә өйрәнә. Ул профессиональ музыкант булу турында хыяллана, ләкин ихлас мавыгуларын сугыш бүлә.

Мансур Фазылов,

Усали авылы

1941 елның көзендә китә Габделбәр фронтка. Беренче сугышчан чыныгуны Мәскәү янында ала. Аннан аларның частен Сталинград фронтына җибәрәләр. Җиңү салютын Румыния җирендә каршылый. Гармунчы егет туган якларына исән-сау әйләнеп кайта. Халык көйләрен бөтен тирәнлеге, матурлыгы белән тапшыра ала торган гармун ясату турында хыяллана ул. Мондый останы кайдан табарга? Атаклы гармун ясау остасы Вараксинның үзе янына юл тота Габделбәр. Вакыт уздырып кына йөрмисеңме, егет, дигәндәй каршылый аны Михаил Дмитриевич. Синең шикеллеләр миңа күп килә, янәсе. -Я, уйнап күрсәт!-дип, гармунчыга шүрлектәге тальянны суза. Бүлмәгә моңлы татар көе тарала. Унике яшеннән татар гармуннары ясаучы сизгер күңелле оста елмаеп куя. "Мин сиңа гармунның менә дигәнен ясап бирәм." -Менә ул,-ди Габделбәр Мияссәров, легендар оста ясаган җиз телле, биш планкалы гармунны кулына алып. Төсе тоныклана төшкән, ләкин гаҗәп тавышлы гармун, кушылып җырлый башлаганыңны үзең дә сизми каласың. Халык көйләрен бөтен нечкәлекләре, үзенә генә хас осталык белән башкара ул. Туган халкыбызның рухи дөньясын бөтен йөрәге белән тоеп уйный Габделбәр Мияссәров тальянында. Ул озак еллар Усалида сельпо рәисе булып эшләде, аннан соң урманчылыкта хезмәт итте. Бүген ветеран тугызынчы дистәне ваклап бара. Ләкин олы яшьтә булуына карамастан, яраткан тальяныннан аерылмый, аның белән кешеләргә бәхет, якты моң өләшә. Габделбәр абый җәмәгате Миңлегөл апа белән Берсут Сукачының тыныч кына бер урамында матур гомер кичерде. Атна саен хәлләрен белергә, йорт эшләрендә булышырга шәһәрдә яшәүче балалары кайтып торды. Сугыш һәм хезмәт ветераны Габделбәр Мияссәров еш кына мәктәп укучылары янына килде, ул аларга сугыш хәлләрен сөйләде, хатирәләрен яңартты. 2010ның җәендә ул бу якты дөньядан китеп барды. Җәмәгате Миңнегөл апа да арабызда юк инде. Урыннары оҗмахта булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев