Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якынайтып ерак араларны

Юлчылар поселогындагы почта бүлекчәсе хезмәткәрләре өчен быелгы һөнәри бәйрәм икеләтә шатлыкка әверелде: җомга көнне реконструкциядән соң ачылган бина-аларга да, клиентларга да зур бүләк. Бинаны ачу тантанасы оешкан төстә, бәйрәмчә үтте. Районыбыз элемтәчеләре генә түгел, шушы тирәдә яшәүче халык та сөенечле вакыйганың шаһитлары булдылар. РУПС начальнигы Фаяз Габдрахманов әлеге тармакның уңышлары...

Юлчылар поселогындагы почта бүлекчәсе хезмәткәрләре өчен быелгы һөнәри бәйрәм икеләтә шатлыкка әверелде: җомга көнне реконструкциядән соң ачылган бина-аларга да, клиентларга да зур бүләк.

Бинаны ачу тантанасы оешкан төстә, бәйрәмчә үтте. Районыбыз элемтәчеләре генә түгел, шушы тирәдә яшәүче халык та сөенечле вакыйганың шаһитлары булдылар. РУПС начальнигы Фаяз Габдрахманов әлеге тармакның уңышлары турында сөйләде. "Клиентларыбыз бик грамоталы хәзер. Аларга заманча, тиешле һөнәри югарылыкта оператив хезмәт күрсәтү-безнең бурыч. Почта-вакытлы матбугат тарату урыны гына түгел, пенсияләрне бирү, коммуналь һәм башка төр түләүләрне кабул итү пункты да. Кулланучыларга һәрвакыт кирәклелегебезне тоеп яшәргә язсын,"-диде ул. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова элемтәчеләргә катлаулы, ләкин бик мактаулы, кирәкле хезмәтләрендә иҗади уңышлар теләде. Хезмәт алдынгыларына муниципаль район башлыгының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. Элемтә тармагы ветераны Лена Сәлимҗанова ихтирам-хөрмәткә тиенеп яшәүче өлкәннәр исеменнән рәхмәт белдерде: "Җитәкчебез булып 2005нче елда Фаяз Мирзаянович килгәннән бирле почта бүлекләрендә реконструкция дә, төзелеш, яңалык арты яңалык. Аллага шөкер, замана белән бер аяктан атлап барабыз. Коллективыбызның уңышлары белән чын күңелдән горурланам,"-дип тәмамлады ул сүзен. Әлеге почта бүлекчәсе начальнигы Разия Шәрифуллина олы рәхмәтләрен җиткергәннән соң, ишектәге кызыл тасманы тантаналы кисеп, барыбыз да түргә уздык. Яңа төрдәге яңа почта бүлеге чыннан да искитмәле. Клиентларга уңайлы көтү залы, операторларга яхшы эш шартлары, хезмәт күрсәтү өчен җиһазлар-барысы да заманча! Беренче сатып алучыларга хәстәрләнгән истәлекле бүләкләргә Саимә апа Насыйрова, Эльмир Вәлиуллин, Гөлсинә Искәндәрова ия булдылар. "Бу хезмәт миңа яхшы таныш Озак еллар телефонистка булып эшләгән идем. Хәзер эшмәкәр, ләкин элемтәчеләрдән башка яшәп булмый. Без үзебезнең бишенче участокка хезмәт күрсәтүче Галина Кәримованың эшеннән бик канәгать. Почтага керми калган бер генә көнем дә юк. Эшем буенча да, шәхси йомышлар белән дә еш мөрәҗәгать итәм. Матур, уңайлы бинага аяк басулары ук икенче шул инде. Халыкка хезмәт итсен!"-диде Гөлсинә Искәндәрова.

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X