Нократ
  • Рус Тат
  • Якты нур калды йөрәктә

    Авылыбыз халкы Мәскүрә һәм Фасил Хөснуллиннарны, аларның гаиләсен һәрвакыт чиксез зур хөрмәт белән искә ала. Бу истәлекләребез Фасил Хөснулла улына, аларның мәрхүм булган балаларына, оныгына дога булып барсын иде. Узган гасырның сиксәненче елларында хезмәт сөючән авыл халкын ял иттерү, бәйрәмнәр оештыру нигездә мәктәп коллективы җилкәсенә төшә иде. Бу эшләрнең үзәгендә...

    Авылыбыз халкы Мәскүрә һәм Фасил Хөснуллиннарны, аларның гаиләсен һәрвакыт чиксез зур хөрмәт белән искә ала. Бу истәлекләребез Фасил Хөснулла улына, аларның мәрхүм булган балаларына, оныгына дога булып барсын иде.
    Узган гасырның сиксәненче елларында хезмәт сөючән авыл халкын ял иттерү, бәйрәмнәр оештыру нигездә мәктәп коллективы җилкәсенә төшә иде. Бу эшләрнең үзәгендә мәктәп директоры Фасил Хөснуллович белән аның җәмәгате Мәскүрә Габделхаевна булдылар. Колхозның партия оешмасы секретаре буларак, мин һәрвакыт аларга таяндым. Фасил Хөснуллович, тәбәнәгрәк буйлы булса да, бик чибәр, чын интеллегент кыяфәтле, үзенә тартып тора торган кеше иде. Шуның өстенә ул бик яхшы баянчы, ә кулына тальян гармун алса, уйнавына сокланмаган кеше калмый иде. Ә Мәскүрә Габделхаевна - шундый чибәр, кызлар кебек нәфис гәүдәле, ачык чырайлы хатын. Ул бик җиңел бии, йомшак моңлы тавыш белән җырлый, икесе дә профессиональ артистлардан бер дә ким түгел иде. Алар белән берлектә һәр елны ике-өч спектакль, концерт әзерләп халкыбызга күрсәттек. Аларда безнең белән бергә тормыш иптәшем Флера, дистәләгән авылдашларым да катнашты. Бөек Җиңүнең 35 еллыгына багышлап районда оештырылган конкурста коллективыбыз, "Ул кайтты" драмасын куеп, беренче урынны алды һәм ул чор өчен зур бүләк - музыкаль үзәккә лаек булды. Анда төп рольләрдә Фасил Хөснуллович, Мәскүрә Габделхаевна һәм мин уйнадык. Спектакльләр-концертларыбызны күрше-тирә авылларда да куя идек. Бу вакытта төрле хәлләргә дә юлыкканыбыз булды.
    Үзебезнең Катмышта спектакль куябыз. Сценарий буенча, Фасил Хөснуллович, бер үзе бандитны тоткарларга тырышканда, тегесе аны атып үтерергә, шулвакытта мин кешеләр белән кереп җитеп, бандитны тотарга тиеш идек. Бандит булып яңа гына мәктәпкә физкультура укытырга килгән яшь егет уйный, аның кулында старт пистолеты. Бервакыт аткан тавыш ишетелде, без йөгереп сәхнәгә чыктык. Фасил Хөснуллович идәндә ята. Бандитны тоткарлавы авыр булмады, чөнки ул ап-ак булып басып тора иде. Фасил Хөснуллович яткан урында зур гына кан табы барлыкка килгән. Минем башка: "болар бигрәк тырышканнар, хәтта кызыл буяу да кулланганнар",-дигән уй килде. Халык алкышлап кул чаба, без тамашачыга баш ияргә тиешбез. Ә Фасил Хөснуллович һаман тормый. Ниһаять, ул да торып басты, ни өчендер бер кулын кысып тоткан. Ә кулыннан кан тама. Чынлыкта, корал өчен көрәш вакытында, "бандитыбыз" ялгыш аның кулына атып җәрәхәтләгән икән. Бәхеткә каршы, ярасы бик куркыныч булмады, кулы тиз төзәлде.
    Күрше авылларга йөргән вакытта безне бик җылы каршылыйлар, кешеләрнең хөрмәтен һәрвакыт тоя идек. Түбән Сон авылына спектакль белән төштек. Уйнавыбызны халык бик ошатты, декорацияләребезне җыеп кайтырга әзерләндек. Машинабыз кузгалганчы, басмабызга ике-өч егет менеп бастылар. Алар: "Кайтмый торыгыз, хәзер безгә барабыз, сезне көтәләр,"-диделәр. Без шикләнеп куйдык. Никадәр генә китәргә тырышсак та, тегеләр безне җибәрмәделәр. Ризалашырга туры килде. Шулай итеп, без ветфельдшер Зәки абый һәм Рая апалар йортына барып кердек. Анда чынлап та тәмле бөккәннәр пешереп көтеп торганнар. Үзебезнең запасыбызны да кушкач, гаҗәеп мул табын барлыкка илде. Фасил Хөснуллович гел үзе белән йөрткән баянын, гармунын алып керде. Зәки абый да бик яхшы гармунчы булып чыкты, ул да тальяны белән кушылды. Гармун моңнарын ишетеп, күрше-күлән кереп тулды, җыр-бию китте. Шулай итеп, таңга кадәр бәйрәм ясап кайтып киттек.
    Югары Сон авылына бер дә барган юк иде. Киңәштек тә, шунда киттек. Барып керсәк, мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы. Сәхнәгә менсәк, бөтенләй югалып калдык. Ул шундый зур-үзе генә дә безнең авыл клубы кадәр. Кечкенә сәхнәгә әзерләнгән декорациябез монда бөтенләй яраксыз иде. Уйладык-уйладык та, спектакльне куймыйча кайтып китәргә булдык. Шуны ишетеп, сәхнәгә кешеләр менеп тулды. Авыл яшьләре үзләренең безгә яраклы декорацияләрен корып куйдылар. Хәтта билетларны да үзләре сатып, акчасын безгә китереп бирделәр. Халыкның җылысын тоеп, бик күтәренке күңел белән уйнадык. Гомер буе бухгалтер булып эшләгән Рәкыйп абый белән Рәйсә апа үзләренә кунакка чакырдылар. Анда да Фасил Хөснуллович үзенең гармуны, баяны белән табын үзәгендә, коллективыбызның көзгесе булды.Хөснуллиннар гаиләсе белән бәйле якты истәлекләрем чиксез күп. Без һәрвакыт бергә, аерылмас дуслар булдык. Мәскүрә Габделхаевна белән күрешкәндә дә шул көннәребезне сагынып, иң бәхетле елларыбыз, дип искә алабыз.
    Рашат Бакиров,
    Катмыш авылы
    Реклама

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа



    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: