Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташыбыз Рәфинә Ганиуллина баласына нинди исем кушар?

2 гыйнварда танылган җырчы белән баянчы - Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камаловларның көтеп алынган беренче уртак мәхәббәт җимешләре туды. Казанның 3 нче бала тудыру йортында кичке 19.35 сәгатьтә, авырлыгы 3680 грамм, буе 54 сантиметр булып туган нарасыйга Сөләйман исемен кушарга торалар. - Сөләйман исемен икебез дә уйлап таптык. Аллага шөкер,...

2 гыйнварда танылган җырчы белән баянчы - Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камаловларның көтеп алынган беренче уртак мәхәббәт җимешләре туды.
Казанның 3 нче бала тудыру йортында кичке 19.35 сәгатьтә, авырлыгы 3680 грамм, буе 54 сантиметр булып туган нарасыйга Сөләйман исемен кушарга торалар.
- Сөләйман исемен икебез дә уйлап таптык. Аллага шөкер, Рәфинә улыбызны исән-сау дөньяга китерде. Үзен әйбәт хис итә. Йөклелек чорын да әйбәт кичерде. Хәтта бала табарга ике атна кала концертлар белән йөрде. Дөресен генә әйткәндә, өйдә утырырга яратмады. Улыбызның бүлмәсе инде әзер. Карават, коляска һәм башка кирәк-яраклар алып куелган. Киемнәрен юып, үтүкләп үк куйдык. Улыбызны әле якыннан күрә алмадым. Шулай да Рәфинә телефон аша фотоларын, видеоларын җибәрде. Җиңелрәк тапсын дип, табар алдыннан мәчеткә барып Коръән дә укыткан идем. Аллага шөкер, хәзер барысы да артта. Иң сөенечлесе - тормыш иптәшем белән улым исән-саулар, - дип зур шатлыгы белән уртаклашты Рәзил Камалов.

Камаловлар гаиләсен без дә чын күңелдән котлыйбыз!

Сылтама: http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев